Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрәләр

”Инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тернәкләндерү ялында хобби-техника” технологиясе кысаларында "Пластилин терапиясе" методикасын кулланалар.

Соңгы елларда күптөрле яңа технологияләр эшләнде һәм алар инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүдә актив кулланыла. Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләре биредә яшәүчеләр белән эшләүдә һәр технологияне актив кертәләр.

Хезмәт буенча инструктор Алина Артемьева «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны тернәкләндерү ялында хобби-техника» технологиясе кысаларында «Пластилин терапиясе» методикасын кулланып дәрес үткәрә.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә яңа төр техникалар куллану аңа чараны уңышлы оештырырга мөмкинлек бирә. Ә дәрестә катнашучылар процесска актив кушылалар һәм вакытны кызыклы итеп үткәрәләр.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев