Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Федоровка интернат-йортында Раштуа һәм Хач ману бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Социаль хезмәт алучылар катнашында бу изге бәйрәмнәрне билгеләп үтү тарихы турында әңгәмәләр узды.

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңел ачу чараларына аеруча зур кызыксыну белән әзерләнәләр. Социаль хезмәт алучылар әзерлек эшләренә актив кушылалар.

Әйтик, Раштуа көннәрендә интернат-йортта якты правослау бәйрәмнәре тарихы турында фикер алыштылар. Китапханәче Ирина Тихонова чарада катнашучыларны Раштуа бәйрәме тарихы белән таныштырды. Ул бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде.

Тәрбияче Рәйсә Гайнуллина, үз чиратында, Хач ману бәйрәме сынамышлары, шулай ук багулар турында искә төшерде. Чара ахырында катнашучылар бу бәйрәмнәргә бәйле үзләренең кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Мондый чаралар организмга яхшы йогынты ясый, шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның эмоциональ торышын яхшырта.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев