Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Федоровка интернат-йортында Космонавтика көнен күңелле билгеләп үттеләр

Мавыктыргыч чаралар программасын дәвалау-профилактика эшләре буенча инструктор Гөлгенә Җамалиева һәм китапханәче Ирина Тихонова әзерләделәр.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында Космонавтика көнен күңелле билгеләп үттеләр. Учреждениедә яшәүчеләр өчен китапханәче Ирина Тихонова Юрий Гагаринның галәмгә беренче очышына 60 ел тулуга багышланган «Кеше галәмне ача» дигән мәгълүмати стенд әзерләде.

Моннан тыш, интернат-йортта «Космик стартлар» дигән спорт чарасы үтте. Катнашучылар космонавтларны космоска тәүге очышка әзерләү, планетаның танылган космонавтлары биографияләреннән кызыклы фактлар һәм шулай ук Байконур космодромы төзелеше турында белделәр.

Чара кысаларында социаль хезмәтләр алучылар дәвалау-профилактика эшләре буенча инструктор Гөлгенә Җамалиева белән бергә музыкаль «космик» зарядка ясадылар.

 

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев