Аксубаево
  • Рус Тат
  • Федоровка интернат-йортында китапларны укырга гына түгел, тыңларга да була

    Китапханә фондында аудиокитаплар да бар.

    Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мондый хезмәттәшлек кысаларында күрү сәләте бозылган социаль хезмәтләр алучылар инвалидны тернәкләндерү Шәхси программасы буенча күрсәтмәләргә нигезләнеп тернәкләндерү чаралары белән бушлай тәэмин ителә.

    Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен аудиокитаплар – мондый категория гражданнар белән эшләүдә ярдәмче. Алар күзләре начар күрүче кешеләргә үзләренә ошаган теләсә кайсы китапны «укырга» мөмкинлек бирә.

    Социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова билгеләнгән чаралар планы кысаларында «Китапханә – күңел өчен даруханә» программасы буенча шәхси дәресләр үткәрә. Алга таба социаль хезмәтләр алучылар электрон китап ярдәмендә тыңланган мәгълүмати материал буенча актив фикер алышалар.

    Интернат-йортта яшәүчеләр Тәлгат Вафин һәм Александр Егоров шул рәвешле бик күп китаплар «укыганнар» инде. Мондый мөмкинлек аларның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый, позитив фикерләү эшчәнлегенә көйли һәм борчу хисләрен киметә.

     

    Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: