Федоровка интернат-йортында хатирәләр кичәсе узды
Бүгенге санлы технологияләр дөньясында без тормыштагы барлык кызыклы мизгелләрне фоторәсемгә төшереп калдырырга тырышабыз, алар гадәттә телефоннарда һәм социаль челтәр битләрендә саклана.
Ә менә кәгазьдә сурәтләнгән гадәти фотографияләр чын хис-кичерешләр һәм җылы хатирәләр уята.
Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында хатирәләр кичәсе узды. Социаль хезмәтләр алучылар тәрбияче Рәйсә Гайнуллина белән узган еллар фотографияләрен карадылар.
– Чара алымы очраклы сайланмады, – дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова. – Шундый алым белән без өлкән яшьтәге кешеләрне аралашуга җәлеп итәргә телибез.
Өлкән яшьтәгеләр Һәр фотографияне карап, аның кайда һәм кайчан төшерелгән булуын хәтерләрендә яңарттылар.
«Кара әле, мин нинди яшь булганмын!» – дигән гаҗәпләнү һәм соклану сүзләре кичә дәвамында янгырады.
Фото Федоровка интернат-йорт архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев