Аксубаево
  • Рус Тат
  • Федоровка интернат-йортында әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үттеләр

    Гаиләдә аерым урын алып торган әби-бабайларга багышланган бу көнне бөтен Россия буенча бәйрәм иттеләр.

    Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу көн шатлыклы башланды.Биредә яшәүчеләрнең күбесенең оныклары, оныкчыклары бар. Шуңа да аларны тулы канлы әби-бабайлар дип атарга була.

    Интернат-йорт хезмәткәрләре матур чара әзерләделәр. Алар аны шигырь юллары белән башлап җибәрделәр. Әби-бабайлар адресына ихлас сүзләр яңгырады.

    Китапханәче Ирина Тихонова өлкән кешеләр өчен күңелле конкурслар һәм викториналар оештырды. Алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, көйләрне әйтеп бирделәр, үткәннәрне искә алдылар.

    Барлык катнашучылар да рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы яңалыклар белделәр. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды.

     

    Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: