Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Федерация Советында мәктәпкә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим иттеләр

Мондый дәресләр катнашуны укучылар үзләре кабул итәргә тиеш, – диде сәясәтче.

Өлкән сыйныф укучылары өчен киләчәктә машина йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге бирә торган автойөртү курсларын кертергә кирәк, шул ук вакытта практик өлешен киңәйтергә кирәк. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Бездә, мин мәктәптә укыганда, машина йөртү курслары бар иде. Хәзер югары сыйныф укучылары өчен дә теоретик һәм практик өлештән торган курслар кертергә кирәк, аннары, балигъ булу яшенә җиткәч, балалар таныклык ала торган итеп», - диде Федерация Советының икътисад комитеты башлыгы урынбасары Иван Абрамов.

Мондый дәресләр катнашуны укучылар үзләре кабул итәргә тиеш, – диде сәясәтче.

Абрамов фикеренчә, мондый курслар, шул исәптән, федераль бюджеттан финансланырга тиеш, чөнки «без балаларга һөнәри күнекмәләр бирәбез, бу икътисадка файда китерәчәк».

Сенатор фикеренчә, дәресләр укучыларда кызыксыну уятачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев