Фазлыева: Киләсе атнадан барлык белем бирү йортлары дистанцион укытуны дәвам итәчәк
Әлеге карар Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан расланган.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева киләсе атнадан Татарстандагы барлык белем бирү йортларының дистанцион укытуны дәвам итәчәкләрен хәбәр итте. Бу хакта Хөкүмәт Йортында оештырылган туры элемтә вакытында сөйләде.
«Бүгенге көндә балалар бакчасында кайбер кизү төркемнәре эшли. Киләсе атнадан республикада белем бирү оешмаларында дистанцион белем бирү башланачак. Боларның барысы да Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды», — диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев