Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фатыйх Сибагатуллин: Минтимер Шәймиев гади кеше белән кешечә аралаша белә

Ул үзенең аның җитәкчелегендә эшләгән елларын бәхетле чор дип атады.

«Минтимер Шәймиев гади кеше белән кешечә аралаша белде», — дип V, VI, VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең өстенлекле сыйфатларын атады.

«Мин бик бәхетле чорда эшләдем, аның кулы астында 20 елдан артык, хәзер 11 ел Рөстәм Нургалиевич белән… Акыллы җитәкче белән эшләү - зур бәхет ул. Иң элек, Минтимер Шәймиев бик кешелекле. Җитәкчеләрнең бит инде төрлесен күргән бар: кырысларын да… Гади кеше белән кешечә аралаша белә ул», — диде Фатыйх Сибагатуллин.

Ул бер вакыйганы да исенә төшереп сөйләде. «Кызык вакытлар булды: министр булып эшләгәндә базарлар оештыра идек, продукциябез бик юк иде, хәтта ит тә… Шунда чыккач, пенсионер булсынмы, гади кешеме — Минтимер Шәймиев шуның кадәр түзем булып, алар белән сөйләшә иде. Без яшьләр шаккатып тора идек. Әйтик, кайбер апалар чәбәләнә бит инде. Тыңлап тора иде дә, „кара, бу дөрес аягыннан тормаган йокыдан“ дип, уен-көлкегә борып китеп бара иде», — дип уртаклашты элеккеге авыл хуҗалыгы министры.

Фатыйх Сибагатуллин Шәймиевнең профессиональлеген билгеләп узды. Нинди генә мәсьәләдә булса да, хәзер Мәскәүдәге җитәкчеләргә дә профессиональлек җитеп бетми, ди ул. «Тормышны белү мөһим. Авыл тормышын да, шәһәрнекен дә, гади кешене дә, нефтьчене дә, интеллигенцияне дә яхшы белә иде», — дип белдерде.

Фатыйх Сибагатуллин Шәймиевнең кадрлар сайлый белүен дә ассызыклады. «Бик күп нәрсә шуннан тора. Район звеносы, министрлар гына түгел, колхоз, совхоз, оешма җитәкчеләре… сәнәгатьтә, төзелештә халыкка якын торган җитәкчеләрне сайлый белү. Ул Мәскәү белән дә эш итә белә иде. Россиянең бербөтенлеген саклап калуда Шәймиевнең өлеше зур. Шундый хезмәтләрен исәпкә алып, аңа Россия Хезмәт Герое исеме бирелде», — диде.

Ул аның төпле киңәшләр биргәнен һәм эшкә өйрәткәндә үзен күрсәтеп мактамаганын да искәртте. «Ул миңа, яшь кешегә, үрнәк итеп Фикрәт Табиевны китерә иде. Ул шушылай иде, шундый сыйфатларга ия булырга тырыш дип өнди иде. Үзен түгел, башка кешене зурлый белә иде», — диде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев