Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

    Ләйлә ханымның йөрәге 5 ноябрендә тибүдән туктаган.

    Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 8 ноябрь көнне, сәгать 10.00дә 7нче хастаханәдә (Чуйков ур, 54нче йорт) булачак. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

    Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафат. Ләйлә ханымның йөрәге 5 ноябрендә тибүдән туктаган

    Ләйлә Кәримова 1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган. Ул кечкенә чакта әтиләре кулга алына, аннары сугышка җибәрелә. Ләйләне һәм аның апасы Аданы әниләре Кадрия Ишукова тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Кәримова Казан университетының география факультетында укый, «Точмаш» һәм электрон-хисаплау заводларында 35 елдан артык хезмәт куя. 

    Шул ук вакытта ул Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен һәм әдипләрен пропагандалауга күп көч куя. Һәрвакыт Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка төбәкләрдә, әтисенең туган ягы Башкортстанның Бишбүләк районында үткәрелгән әдәби очрашуларда катнаша. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Зилә Мөбәрәкшина фотосы/2019 ел, 29 август

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: