Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фахишәгә чәк-чәк тоттырып һәм калфак кидереп карикатура ясаган башкорт рәссамы татарстанлылардан гафу үтенгән

Уфада яшәүче карикатурист Камил Бузыкаев бик кискен шаяртуы өчен татарстанлылардан гафу үтенгән.

Элегрәк рәссам М7 трассасы буенча Казанга керү юлларының буталчык булуыннан көлеп ясалган картинасын иҗат иткән һәм социль челтәрләргә чыгарган булган.
 
Татарларның милли баш киемен кигән фахишә кыз анда чәк-чәк тотып басып торган. Башкортстан Президенты вазифасын вакытлычы башкаручы Радий Хәбиров әлеге хәлдән соң Бузаевка гафу үтенергә кушкан.

Рәссам исә икенче бер карикатурасын ясап, гафу үтенергә булган. Ул үзенең кайчак арттырып җибәрә торган гадәте барлыгын таныган һәм:

- Хаталарны таный белергә кирәк. Мин аны таныйм, - дигән ул.

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев