Аксубаево
  • Рус Тат
  • Европротокол буенча юл-траснпорт һәлакәте

    Машина йөртүчеләр өчен яңалыкларның берсе - ул сирәк кулланыла торган Европротокол.

    Бу ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка юл - транспорт һәлакәтләре турындагы документларны рәсмиләштерү процедурасы. Фактта - авария турында хәбәр итү бланкы. Аның нигезендә иминият полисы  буенча компенсация алырга мөмкин.

    Димәк, машина йөртүчеләр юл - транспорт һәлакәтен үзләре документлаштыра һәм оператив рәвештә таралыша. Әмма европротокол буенча юл - транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче билгеле бер шартлар да бар: юл-транспорт һәлакәтендә ике генә автотранспорт чарасы һәм ике катнашучының  да гамәлдәге ОСАГО полисы булган очракта гына башкарыла.

    Әгәр автомобиль һәм аларга тагылма гына зыян күрсә, зыян күрүчеләр, һәлак булучулар булмаса, милеккә зыян килмәсә.  

    Әгәр яклар бу вакыйгада бер-берсен гаепли икән, бу очракта ЮХИДИ чакыртырга туры киләчәк. Европрокол белән рөхсәт ителгән зыянның күләме 50 000 сумнан артмый. Әгәр дә автомобиль хуҗасы әлеге сумма белән автомобильнең ремонт эшләре чыгымнарын капламавын ышандыра икән, бу очракта да ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: