Евро курсы 2020 елның җәеннән беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште
Доллар курсы 72,59 сумга кадәр төште.
Евро курсы 2020 елның җәеннән беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште.
Россия валютасы Мәскәү биржасында ныгый бара. Доллар курсы 72,59 сумга кадәр төште, евро курсы 2020 елның июль ахырыннан беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште.
«Хәзер еврога каршы инфляция факторы уйный. Сентябрь күрсәткече 3 процент дәрәҗәсендә булды. Моннан тыш, нефтькә бәяләр арту фонында сумның ныгу факторы да уйнады», — дип сөйләде «Альфа-Капитал»ның өлкән аналитигы Максим Бирюков.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев