Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Евгений Комаровский вакцинация пунктлары турындагы популяр мифны юкка чыгарды

Сау-сәламәт кешегә ниндидер өстәмә шартлардан башка да прививка ясарга мөмкин, дип искәртте табиб.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский җәмәгать урыннарында вакцинациянең куркыныч булуы турындагы ялгыш фикерне юкка чыгарды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Комаровский сүзләренчә, вакцинация махсус фармакологик әзерлек таләп итми, шулай ук «ачыктан-ачык күренеп торган авырулары» булмаган кешеләр өчен ниндидер өстәмә тикшеренүләрнең дә кирәге юк. Сау-сәламәт кешегә ниндидер өстәмә шартлардан башка да прививка ясарга мөмкин, ә тиешле таләпләргә җавап биргән теләсә нинди бүлмә вакцинация пункты булып хезмәт итә ала. Табиб моның үзенең шәхси фикере түгел, ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе икәнлеген искәртте.

Комаровский «Украина 24» телеканалы эфирында билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы вакцинация пунктында аллергия реакцияләре барлыкка килгән очракта кирәге чыгуы мөмкин булган препаратлар бар, шулай ук аларда эпидемиягә каршы гап-гади нормалар үтәлергә тиеш.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев