Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Этнография - кызыксыну предметы

Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты каршында "Истоки" тадицион мәдәният клубы эшләп килә.

Ул барлык яшь төркемнәре өчен мәдәни-белем бирү киңлеге буларак эшли. Клуб эшчәнлеге чуаш мәдәни традицияләрен (экспедицияләр, архивлар белән эшләү, музейлар, мәктәпләр, балалар бакчалары белән хезмәттәшлек) өйрәнүгә нигезләнгән.

Монда комплекслы үсеш дәресләре, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, оештыру төркемнәре өчен төрле тематик мастер-класслар, кызларны һәм хатын-кызларны кул эшләренә өйрәтү, нәсел шәҗәрәсен төзү, гаилә бәйрәмнәре, Уяв кичәләре һ.б. үткәрелә.

– Без авылның мәдәни тормышын баетырга тырышабыз, борынгы чуаш, этнографик-дөрес чуаш рәвешенең һәм мәдәниятенең үрнәкләрен таратабыз, – дип сөйли авыл клубы җитәкчесе Вера Уканеева.

Көзге чорда беренче дәрес җәйге уңышка багышланды. Ул бер-береңә күңелле сюрпризлар бүләк итү фестивале алымында үтте. Кешеләр үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр белән бүлештеләр – шөкер, быел уңыш мул булды.

Хуҗабикәләр бакча продукциясенең нинди генә үрнәкләрен тәкъдим итмәделәр: рекордлы зурлыктагы бәрәңге, ташкабакларның моңа кадәр күз күрмәгән формалары, кып-кызыл, татлы алмалар, "Истоки" клубы дәресе кысаларында имән кисәгеннән су эчә торган касә ясау буенча мастер-класс узды. Авыл халкы бу процессны бик теләп күзәтте, ә кайберләре аңа кушылды.

Нәтиҗәдә, үрдәккә охшаган бик кызыклы касә килеп чыкты. Кечесөнчәлелеләр аңа ”Изгелек кәсәсе” дип исем бирделәр.

 

Фото Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев