Аксубаево
  • Рус Тат
  • Этләр җиде кешене тешләгән

    Кышкы чорда җуҗасыз этләрнең йөрүе Аксубай өчен бер бәла.

    Кайвакыт төркемнәре белән йөрүче этләр, төркем кануннарына буйсынып,  үзып баручыларга, хәтта балаларга да ташланырга мөмкин. Роспотребнадзордан алынган  мәгълүматлар буенча 2019 ел башыннан Аксубай районында  этләр тешләүдән зыян күргән  7 очрак теркәлгән. 

    Район прокуратурасы Интернет челтәрендә үткәрелгән мониторинг буенча, Аксубай эшчеләр бистәсе территориясендә җирле үзидарә органнары тарафыннан хуҗасыз этләрне тоту буенча бернинди дә чара күрелмәве, хәтта этләрнең гражданнарның сәламәтлегенә зыян китерерлек ташлану фактлары да булуын ачыклаган.  

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиз арада хуҗасыз этләрне аулау буенча чаралар курергә кирәклеге әйтелде. Роспотребнадзор хезмәткәрләре  кешеләр сәламәтлегенә зыян салган этләрнең берсе дә хуҗасыз  түгел икәнен, этләрнең барысы да хуҗалы, муеннарында муенчак булуы, ә кайберләренең күршенеке  булуын да аңлата. Шулай булгач “тешләүче” хайван өчен аның җуҗасы җавап тотарга тиеш. 

    Татарстан Республикасында  йорт хайваннарын асрауда аерым сораулар буенча республика законы бар. Әлеге закон кысаларында йортларында хайваннар асраган хуҗалар хайваннарының табигый  ихтыяҗларын  исәпкә алырга , шул исәптән тулы рационлы азык, су, йокы, физик күнегүләр тәэмин итәргә тиеш, нәселен арттырырга теләмәгән очракта тиешле чаралар күрергә, йорт хайваннарына карата рәхимсез булмаска  тиеш. 

    Хайваннары булган хуҗалар үз хайваннары өчен тулысынча җаваплы.Аларның   этләре  гражданнарның тынычлыгын бозарга тиеш түгел. Йорт хайваны асраганда  куркынычсызлык белән дә тәэмин итәргә кирәк.

    – Хуҗалар,  йорт хайваннарының башка хайваннарны, кешеләрне тешәү очраклары булса,   ветеринария хезмәте бүлеге уполномоченныена яки аның кул астындагы учреждениега хәбәр итәргә тиеш. Тешләгән хайванны тешләгән вакыттан алып бер көн эчендә тикшерүгә китерергә кирәк, - дип аңлатып узды район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина. Әлбәттә, һавада йөргәндә эт хуҗасы белән, авызында борынчык һәм  каешы булырга тиеш . Әгәр хайван урамда хуҗасыннан башка йөри икән, закон буенча  аны тулысынча хуҗасыз дип санарга була. Беркайчан да “ әгәр хайванга карата мәхәббәт сүнсә яки ул үскән  булса” – аны урамга чыгарырга ярамый. Моның өчен административ җаваплылык каралган. 

    Хәзер элекке кебек этләрне атмыйлар - хайваннарны яклаучылар  хайваннар белән гуманлы карашта булырга кирәклеген яклап чыктылар. .Аксубай бистәсенең башкарма комитеты хуҗасыз этләрне аулау буенча килешү төзеде.  Этләрне тоту буенча махсус бригада Аксубайга даими рәвештә килә. Әгәр әлеге хайваннарны урамга “Минем этем исән-сау, ул беркемне тешләми”, – дип   чыгарып җибәргән хуҗаны җавапка тартсаң гуманлырак булыр иде. Әйе, урамга чыкканчы ул беркемне дә тешләмәскә мөмкин. 

    Этләр белән борынчык һәм каешсыз урамнарда,паркларда,скверларда,җәмагать транспортларында һәм җәмагать урыннарында йөргән очракта  300 сумнан 1000 сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкин. Әлеге төр административ хокук бозуларны  муниципаль тикшерүгә хокуклары булган затлар, җирлек башкарма комитеты җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, шулай ук башка вазифадагы кешеләр тарафыннан төзелгән протоколларны җәмагать судьялары карый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: