Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эштә дә, гаиләләрегездә дә тылыгыз ышанычлы булсын!

10 ноябрьдә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Батыр, уяу, көчле, курку белмәс. Болар бәйрәм уңаеннан әйтелгән коры сүзләр генә түгел. Тәртип саклаучыларга бер тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр, аларның һөнәре ни дәрәҗәдә авыр, мөһим һәм кирәк булуын яхшы аңлыйлар. Районда барысы да тыныч, оператив кизү торучының телефоны дәшми торганда да – полиция хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе хезмәттә.

Офицерлар, опертөркем, криминалчы, участок вәкиле – вакыйга турында хәбәр итеп шалтыраган беренче сигналдан ук җинаять урынына кузгалырга әзер. Район юлларында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хезмәт алып бара.

Һөнәри бәйрәм алдыннан без сүзне полиция хезмәткәрләренең үзләренә бирдек – бүлек тормышын алар ничек күзаллыйлар, ничек иң яхшы хезмәткәрләр булып саналалар һәм бер үк вакытта алар бит әле “күп балалы әни” статусын да йөртәләр, шул рәвешле без аларга үзләре һәм иптәшләре турында сөйләү мөмкинлеге бирдек. 

Илгиз Алмакаев, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе:

– Безнең бүлек бер гаилә булып яши һәм эшли – бездә шулай ук гаилә дә коралар, балалар да туа, берәүләр лаеклы ялга китә, аларга алмашка яшьләр килә. Үзем дә һөнәремдә беренче адымнарны Аксубай бүлегендә ясадым, тәҗрибә тупладым.

Аның диварларын бик азга гына калдырып, Чирмешән бүлеген җитәкләдем. Бүлекнең шәхси составы турында кыю итеп – профессионаллар коллективы, актив һәм эшкә сәләтле хезмәткәрләр көч куя дип әйтә алам.

Ветераннарга остазлыклары өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм хезмәткәрләргә уңышлар телим. Эшегездә дә, гаиләләрегездә дә тылыгызның ышанычлы булуын телим!

Рамил Зөфәров, полиция җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары, эчке хезмәт майоры:

– Без өйдән чыгып киткәндә якыннарыбыз белән соңгы тапкыр саубуллашкандай эшкә кузгалабыз… Без һөнәребезгә тугры кешеләр, хезмәттә безне нәрсә көтәсен күзаллый алмыйбыз һәм чираттыгы эш көненең кайчан тәмамланасын үзебез дә белмибез.

Әмма безне өйдә көтүләре, безнең өчен мөһим. Полиция хезмәткәре булу өчен мин ярты ел буена һәр көнне кадрлар хезмәткәре янына йөрдем, медицина комиссиясе узылган, документлар җибәрелгән, ә чакыру юк. Үземнең беренче хезмәт бурычымны бүген дә яхшы хәтерлим, Емелькино җирлегенә полиция вәкиле итеп билгеләделәр.

Яңа эшкә алынучы буларак, остаз итеп Рәмис Галиевны билгеләделәр, участокка аның белән бергә җәяү чыгып киттек. Өч көн анда яшәдек, халык белән таныштык һәм, Такталы юлы буйлап ашлык төягән машина әрҗәсендә кире кайтыр юлга чыктык, өстебез тузан гына, әмма канәгать идек. Ул вакытта бөтен участок вәкиленә ике машина иде. Минем артка алты авыл беркетелгән иде.

Алексей Авандеев, оператив кизү торучы, өлкән лейтенант:

– Кайчакта көненә 25 әр хәбәр алабыз, безгә мөрәҗәгать итми калган көн юктыр ул. Без хәбәрләрнең һәрберсен эшкәртәбез, тикшерәбез, опертөркемне яки участок вәкилен җибәрәбез. \

Нәрсә истә калганмы? Хәвеф буенча бүлекнең тулы составы күтәрелгән көн: югалган кыз, өенә кайткан да, әниләренә егете яныда булдым дип әйтергә куркып, бер кешедә тоткынлыкта булдым, дип алдаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев