Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эшмәкәрләрне котладылар

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең бәйрәмнәрен – Россия эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Алар өчен район Мәдәният йортында тантаналы чара оештырылды. 
– Мин дә кайчандыр районның беренче эшмәкәрләре сафында идем, шуңа күрә сезнең иңнәргә нинди йөк төшкәнен яхшы беләм, – дип билгеләп үтте, тантана гаеплеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. –  Сез халыкның актив өлеше, сезнең тырышлык белән яңа эш урыннары булдырыла, бюджетка салым керемнәре һәр ел саен арта.  Бүгенге көндә эшкуар сәүдә белән генә шөгыльләнми,  берьюлы берничә эшчәнлек төрен җәелдерә, шул исәптән җитештерүне дә. 
Традиция буенча районның төп сәхнәсендә актив эшмәкәрләрне бүләкләделәр. Эшмәкәрлекне үстергәннәре  һәм район тормышында актив катнашканнары өчен Маргарита Ефимова, Ирина Дегтярева, Леонид Охотников, Ренат Мингалимов, Флюра Гафарова, Җәмил Раузетдинов, Анатолий Мокин, Җәмил Мифтәхов, Валерий Семенов район башлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.  Рәсми өлештән соң эшмәкәрлек вәкилләре хөрмәтенә Аксубай сәхнәсе йолдызлары концерт номерлары әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев