Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эшмәкәрләрне акча эшләргә һәм хәйриячелек белән шөгыльләнергә өйрәттеләр

Аксубайда Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе эшче төркеме катнашында Советның киңәйтелгән утырышы узды.

Бүгенге көндә Аксубай районында 570 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты, 506 шәхси эшмәкәр эшкуарлык эшчәнлеге алып бара, 60 тан артык кеше фермер хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнә.

– Безнең районда райпо, җәмәгать туклануы кебек эре предприятиеләр юк. Әмма бу өлешне кече һәм урта бизнес вәкилләре алып тора, алар районны киендерә, ашата. Күпләр үз производстволарын оештырды, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Кече һәм урта эшкуарлыктан акча кереме дә арта – бер ел эчендә үсеш 200 миллион сум тәшкил итте. Район бюджетына күчерелә торган салым өлеше дә ел саен арта.

ТР Иҗтимагый палатасының икътисад буенча комиссия рәисе урынбасары–ТР кече һәм урта бизнес Ассоциациясе Советы Рәисе Фәрит Сафин, Аксубай районына сәфәрнең район эшмәкәрләренең проблемаларын тыңлауны, районның алга таба үсеше, эшмәкәрлекне җәелдерү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында киңәш итүне үз эченә алуын билгеләп үтте.

Эшкуарлар эшмәкәрләр советы эшенең активлыгын арттыру, районга инвестицияләр җәлеп итү турында фикер алыштылар, эшмәкәрлекне үстерүдә иҗтимагый оешмаларның роле турында сөйләштеләр. Эшмәкәрләргә грант ярдәме программаларында катнашырга, бизнес белән генә түгел, шулай ук хәйриячелек белән дә шөгыльләнергә кирәклеген аңлаттылар.

ТР АМСБның беренче Вице-президенты Роберт Закиров эшмәкәрләрне, грант ярдәме эшкуарларга яңа проектларны алга этәрергә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Грант алуга конкурслар оештыру процедурасы ниндидер коррупцион гамәлләрне төшереп калдыра – конкурс онлайн-трансляция реҗимында үтә, дип ассызыклады.

Районда эшмәкәрлекнең ничек колач алуы, эшкуарлык проблемалары һәм бизнесны үстерү перспективалары турында район эшмәкәрләр советы рәисе Марс Гыймадиев сөйләде, эшмәкәр Мансур Рафыйков бизнес алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. ТР кече һәм урта эшкуарлар Ассоциациясенең эшче төркеме әгъзасының бизнесны төрле юнәлешләр буенча ничек уңышлы алып бару турындагы чыгышы тыңланды.

Утырышка нәтиҗә ясап, Фәрит Сафин, Аксубай районында хакимият һәм эшмәкәрләр арасында аралашуда бернинди киртә юк, дип билгеләп үтте. Утырыш эшендә салым хезмәте, Роспотребнадзор, банк вәкилләре дә катнашты.

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды – эшмәкәрлек активлыгы күрсәткәннәре өчен Эльвира Низаевага һәм Григорий Маланчевка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев