Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эшмәкәрләр киңәшләште

Кичә эшмәкәрләрнең район башлыгы белән очрашуы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – сәүдә объектларында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эпидемиягә каршы чараларны тәэмин итү булды. Камил Гилманов эшмәкәрләрдән гражданнар күпләп җыела торган урыннарда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча контрольне көчәйтүне сорады.

Шулай ук сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен район халкының сәламәтлеге өчен вакцинацияләү кирәк. Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов та шуңа чакырды, ул COVID-19 га кагылышлы райондагы хәлләр белән таныштырды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, салым инспекциясе, «Алкоторг» вәкилләре катнашты. Кече бизнес белгечләр белән агымдагы мәсьәләләр буенча уртак диалог барышында да, индивидуаль тәртиптә дә фикер алышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев