Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан китте
Ул, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән вазифасыннан азат ителгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан азат ителде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Башка эшкә күчү сәбәпле, Нагуманов Тимур Дмитриевичны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан азат итәргә", - диелә әлеге документ текстында.
Татарстан Президентының УП-356 указы 2019 елның 22 июнендә имзаланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Султан Исхаков/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев