Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшкә җитди карыйлар

    «Аксубай» агрофирмасы икенче тапкыр язгы кыр кампаниясен уздырды һәм эшләрнең барышы аны узган ел белән чагыштырырга мөмкинлек бирә.

    Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, генераль директор Әсгать Габдуллин түбәндегәләрне билгеләп үтте: 

    – Быелгы чәчү уңайрак шартларда узды. Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли башлаганда килеп туган күп кенә проблемалар хәл ителде. Хәзерге вакытта механизаторлар басуларны чүп үләннәренә, үсемлек корткычларына каршы комплекслы эшкәртәләр.

    Дүрт агрегат-сиптергеч эшли, операция тәмамланырга бик аз вакыт калды. Агрофирмада бер үк вакытта пар басуларына терлекчелек объектларыннан көн саен 600-700 тонна органик матдәләр чыгарыла. 1200 гектар мәйданда чиста пар җирләре беренче кат эшкәртелде. Хәзергесе вакытта бөртек җыю комбайннарын комплектлаштыру бара, урып-җыю кампаниясенә 9 комбайн әзерләргә планлаштыралар. 

    Техника, нигездә, узган елгы составтан, бары ике яңа экипаж белән тулыланырга тиеш. Терлек азыгы әзерләү бүгенге көн кадагында. 

    – Быел ел ярымга җитәрлек төрле төр азык әзерләргә планлаштырабыз, – дип уртаклашты Әсгать Габдуллин.  - Терлекләрне сусыл һәм тупас азык белән тәэмин итү өчен дүшәмбедән агрофирмада сенаж салу башланачак. Ә әлегә ике йөз гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырганнар. Күпьеллык үләннәр быел бик тыгыз.

    Иске печәнне яңарту өчен язын 600 гектар кузаклы культуралар һәм люцерна чәчкәннәр. Җитәкче әйтүенчә, узган сезон терлекчелек өчен җиңел булмаган. Шуңа да карамастан, терлекләрнең баш санын саклап калганнар.  

     Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6350 баш  мөгезле-эре  терлек исәпләнә, шуның 1730ы савым сыерлары. Быел сыерлардан узган елга караганда өч йөз башка  күбрәк бозау алганнар. Агрофирманың товарлыклы-сөтчелек фермаларында агымдагы елның биш аенда 1060 бозау туган. Яшь терлекләрнең югары сакланышын да билгеләп үтәргә кирәк. 

    Сөт җитештерү планында агрофирма буенча савым күрсәткечләре июнь башыннан узган ел белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итә. Трудолюбово сөт комплексында – 700 килограммга, «Смена» да - узган  елның шушы чорына караганда 200 килограммга күбрәк сөт савып алалар. Савым буенча күрсәткечләр җәй уртасында артыр дип көтелә, чөнки биредә 1100 баш тана бозауларга тиеш.  

     Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, коллективта эшкә җитди караш булганда, эшләр уңышлы бара. Кыр хезмәтчәннәре арасында җитәкче «Сөнчәле» бүлекчәсеннән Анатолий Антоновны, «Майна» дан Александр Маркинны, «Смена»дан Николай Бобовны билгеләп үтте.  Шулай ук «Карасу» бүлекчәсе бозау караучысы Нина Левашова, «Октябрь» бүлекчәсе сыер савучысы Рушания Гайфуллина да алдынгылар рәтендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: