Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшкә – иң яхшы участок вәкиле белән

    Һөнәри бәйрәм алдыннан безнең хәбәрче Татарстан Республикасының иң яхшы полиция участок вәкиле белән эшкә чыкты.

    Полициянең участок вәкиле – Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәре Альберт Вафин быел һөнәри осталык конкурсында полициянең участок вәкилләре арасында “Һөнәр буенча иң яхшысы” I дәрәҗә Дипломга лаек булды һәм Россиядә Татарстан данын яклады. Иң яхшы булырга аңа нәрсә ярдәм иткән соң – бу сорауга турыдан-туры эш урынында ачыклык кертәбез. 

    Полиция майоры Альберт Вафин хезмәт күрсәткән участок – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге өч участокларның берсе – халык күп яшәгән Киров, Ким урамнары һәм шуңа өстәп, халык телендә йөргән совхоз һәм нефтеразведка яклары.

    – Төрлечә була, тыныч та, тыныч булмаган чаклар да, нигездә көндәлек проблемалар белән еш очрашырга туры килә. Кемгәдер киңәш кирәк, кемгәдәр аралашу. Мине һәрчак ачык йөз белән каршы алалар, – дип бүлеште Альберт. - Мин участокта да, органнарда да яңа кеше түгел – хезмәт стажым 15 ел, хезмәтне ведомстводан тыш сак бүлендә башлаган идем.

    Ә хокук саклау органнарына ул әтисе – Илһам Вафин сукмагыннан килә.

    – Участок вәкиле белән без еш очрашабыз, чөнки безнең күршеләр шау-шулы тормыш алып бара, аларга килгәч безгә дә керә, – дип сөйли Золин урамында урнашкан күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче Ольга исемле ханым. – Участок вәкиленнән башка яшәп булмый. Бик ярдәмчел, беркайчан да, бернәрсәне дә игътибарсыз калдырганы юк. 

    Тротуар буйлап каршыга малайлар килә, полиция хезмәткәрләренең “Нива” машинасын күреп кул болгыйлар. Туктыйбыз.

    – Исәнмесез, Альберт абый, – дип бертавыштан әйтеп, исәнләшер өчен ирләрчә кул сузалар.

    – Мәктәптә уңышларыгыз ничек? Эшемәдегезме? Нигә шарф бәйләмәдең? – дип малайларның берсенең куртка якасын рәтләде участок вәкиле. Беррәттән, апаң ничек укый, еш кайтып йөриме, әбиеңнең хәле ничек, дип сорарга да онытмый. 

    Кибетләрнең берсенә керәбез, участок вәкилен күреп сатып алучылар да, сатучы да җанланып китә, исәнләшеп алгач Альберт белән әңгәмә башлана – кем пенсия алган, кем кибеткә азык-төлек алырга кергән, кемдер дымлы һава торышыннан зарлана, кайчан туңдырыр икән дип кызыксына.

    – Кибетләргә һәркөнне керәм диярлек, уңышсыз гражданнарны да монда очратырга туры килә, урында ук сөйләшүләр алып барам… Минем участокта административ күзәтү астында булган кешеләр дә бар, алар аерым контрольдә. Балалары вакытлыча приютта яшәгән, ә үзләре яшәү рәвешен һич кенә дә үзгәртергә теләмәгән уңышсыз гаиләләр дә бар. Хәтта уңышлы гаиләләрдә дә проблемалар килеп чыга. Балаларны тәрбияләү белән әби-бабай шөгыльләнә, ә әниләре ана инстинктыннан мәхрүм, – дип сөйли участок вәкиле.

    Бу кибеттә участок вәкиленең үз мәгълүматлар стенды бар – җәмәгать урыннарында иминлек чаралары турында белешмәлек, аның белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары һәм визиткасы. Кечкенә генә кибет булса да – бу җирле халыкның очрашып сөйләшү урыны.

    Нефтеразведкага килеп җиттек, Муса Җәлил урамында мин күрсәткән йорт янында туктыйбыз. Участокларны койма һәм сетка бүлеп тора – барысы да уч төбендәге кебек. Уяу күрше участок вәкиленнән, “Васильевнаның” барысы да яхшымы, дип сорый, җавап алганнан соң да безнең арттан күзәтүен дәвам итә.

    – Үтегез, хәзер чәй эчәбез, – дип каршы ала ачык йөзле хуҗабикә, күптәнге танышларын күргәндәй.

    Участок вәкиле, кызларың еш булалармы, мәчеләрең исәнме, дип кызыксына әбекәйдән. Пенсионерларның бик еш алдакчылар корбанына әйләнүләре турында, үзләрен ничек кенә тәкъдим итсәләр дә, таныш булмаган кешеләрне өйгә кертмәскә кирәклеген искәртә, өйне бикләп торырга куша.

    – Борчылмагыз, монда тыныч, күрше-тирәдә яшәүчеләрнең барысы да диярлек өлкән яшьтә, хәзер инде кайберләренең балалары да, оныклары да үзләре белән яши. Барысы да үзебезнекеләр, – ди Анна Васильевна. – Әгәр кирәк була калса – сервантта участковыйның телефон номеры бар (үзе Альбертка карап елмая).

    Пенсионер көннәрне ничек уздыруы, урамга чыгып йөрүнең авыр булуы, кызлары булу – үзе бер бәхет икәнен безгә сөйли. Участковыйдан кызларының ничек үсүе белән кызыксына.

    «Барысы да үзебезнекеләр» дигән төшенчәгә урамга чыккач ачыклык кертәбез, чыкканда әбинең икенче яктагы күршесе борчылып участковыйдан, Аня түти белән нәрсә булган, дип кычкырды. Урам тыныч, хулиганнар юк, тик участок вәкиле барыбер йөреп чыга дип, раслады ул. 

    Саубуллашып, бүлеккә кайтыр юлга кузгалабыз. Юл уңаенда юл читендә басып торган ир-атлар янында тукталабыз. Алар тәртип сакчысы белән исән
    ләшәләр. Минем, сезнең участок вәкиленең исеме ничек, дигән сорауга, шаярттып кына җавап бирделәр. Бүлеккә кайтып барганда караңгы төшеп килә иде инде. Сөйләшүне телефон чылтыравы бозды, машинаны юл читендә туктаттык.

    Башыма шундый уй килде: яхшы участковый булыр өчен, кешеләргә аларга бәла килгәндә, шалтырату алгач кына килергә түгел, аларның тормышлары, проблемалары белән яшәргә, сине кунак буларак түгел, ә игелекле кеше буларак чәй эчәргә чакырсыннар өчен, һәр гаилә белән яхшы таныш булырга һәм хәтта мәчеләре ничәү булуын да белергә кирәк икән шул. 

    – Кешеләр төрле, әмма минем участокта изге күңелле, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр генә яши хәтта кайберләре балалар кебек самими. Аларга һәрчак уяу булырга кирәклеге турында исләренә төшереп торам, чөнки мин хезмәт күрсәткән участокта, әйткәнемчә, күбрәк куркыныч төркем кешеләре – пенсионерлар, ялгызлар, инвалидлар. Бүген көн тыныч узды әле, урлаулар да, төнге җән-җаллар да булгалый, – дип сөйли Альберт. – Безгә һәрчак ярдәм сорап килмиләр, ешрак кемгәдер сөйләшү мөһим, кайчагында шалтыраталар яки очрашканда киңәш сорыйлар. Авырлыклар? Ә кайда юк соң алар. Иң мөһиме – үз эшеңне ярату.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: