Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эшкә бирсәң чын күңел

Механизаторларның эшкә җаваплы һәм профессиональ мөнәсәбәте аркасында “Аксубай” АФда агрочаралар вакытында һәм сыйфатлы башкарыла.

Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рөстәм Мортазин. Аны басуларда авыл хуҗалыгы сезоны буе күрергә мөмкин. Үзенең тракторында ул иң кичектергесез эшләрне башкара. Яз башыннан Рөстәм Рәдиф улы басуларга ашлама ташыды, аннан яңа модель агрегат белән көзге культураларны тырмалауда эшләде.

Механизатор бу агрочараны көн саен смена нормасын ике тапкырга диярлек арттырып үтәп – 40 гектарда башкарды. Бу көннәрдә игенче кукуруз чәчү белән мәшгуль.

– Рөстәм Мортазин – ышанычлы хезмәтчән, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Кайсы гына эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, булсын дип, янып-көеп эшли.

Бу сезонга аның эшчәнлек планы төзелгән инде: чәкәнбаш чәчүне төгәлләгәннән соң – чәчүлекләрне тәрбияләү – рәтләр арасын эшкәртү, аннары азык хәзерләү.

Кышын Рөстәм Рәдиф улы товарлыклы-сөтчелек фермасына азык ташу белән шөгыльләнә. Ул 20 елдан артык механизатор булып эшли, яраткан һөнәрен армиягә кадәр үк үзләштергән, тәҗрибәсе җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев