Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эш сәламәтлекне какшатмасын

    Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш сезоны башланыр алдыннан пестицидлар һәм агрохимикатларны дөрес кулланып эш итү мәсьәләсе беренчеләрдән булып тора.

    Басу-кырларда эшләгән кешеләр химикатлар белән эшләү тәртибен һичшиксез беләләр, әлбәттә, әмма бу турыда тагын бер искә төшерү бер дә артык булмас. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау чаралары турында Роспетробнадзор вәкиленнән ишетү тагын да үтемлерәк.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсенең Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов язгы кыр кампаниясендә чүп үләннәреннән, агрохимикатлардан үсемлекләрне саклау буенча матдәләр белән турыдан-туры эшләргә тиешле хезмәткәрләр белән очрашты. 

    Район семинары Иске Ибрай авыл мәдәният йорты базасында узды. Биредә бөтен районнан агрофирма вәкилләре җыелган иде. Киңәшмәдә катнашучыларны Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегулов, «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин сәламләде. Алар бу чараның кыр кампаниясендә катнашучыларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен мөһимлеген ассызыкладылар.

    Семинар эше зал белән җанлы әңгәмә формасында, кызыксыну шартларында узды. Андрей Тимирясов пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләгәндә хезмәткәрләр тарафыннан тайпылышсыз үтәлергә тиешле хезмәтне саклау буенча таләпләргә, шәхси саклану чараларын куллану мәсьәләләренә, атап әйткәндә  химик матдәләр белән эшләүдә куркынычсызлык чараларының һәрберсе турында да җентекләп сөйләде. Әйтелгәннәрнең барысы да экранда слайдлар белән үрелеп барды.

     - Химик матдәләр кулланыла торган кыр эшләрендә катнашучыларның сәламәтлеген саклау өчен, барлык вазыйфаи затлар да аларны куллану буенча инструкцияне катгый үтәргә тиеш, – дип ассызыклады Роспотребнадзор вәкиле. Чыгыш ясаучы эш тәҗрибәсеннән чыгып, мисаллар да китерде. Кырларны эшкәртүче бер механизатор, мин химик матдәләргә кагылмыйм, трактор кабинасында гына утырам дип, саклану чараларыннан баш тарта. Күпмедер вакыттан соң авырып китә. Сәбәбе ачыклангач, аңа озак вакытлар хастаханәдә һәм шифаханәләрдә дәваланырга туры килде. Ә бит, белгечләр киңәшенә колак салып, бу хәлне булдырмый калырга да мөмкин иде.

    – Пестицидлар белән эш иткәндә сак булырга кирәк, – диде Иске Ибрай амбулаториясенең гомуми практика табибы Галимҗан Минегулов. – Алар организмга сулыш юллары аша гына түгел, ә бәлки җәрәхәтләнгән тире һәм күзнең лайлалы тышчалары аша да эләгә ала. Кайбер пестицидлар организмда туплана һәм хәтта билгеле бер вакыт узгач та хроник агуланулар китереп чыгара.

    Организмга эләккән бу матдәләр үзәк нерв системасын, бөер, бавырны, башка эчке органнарны зарарлый ала. Билгеле, авыл хуҗалыгы эшләре вакытында пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләү инструкциясен яхшы белгән кешегә зыян булмаска тиеш. Әмма, әгәр дә көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, нәрсә эшләргә кирәк? Доктор агулануларның төрле ситуацияләрен җентекләп аңлатты, зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм килгәнче ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләде. Сораулар буенча фикер алышуда залдагы белгечләр дә катнашты.

     - Иминлек чараларын күрү кирәк, – дип белдерде «Аксубай» агрофирмасының баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. - Гомер буе агрохимикатлар белән эшләргә туры килде. Басуда эшләгән киемнәрне өйгә алып керергә дә ярамый. Без үз-үзебезгә дошман түгел, шуңа да үз сәламәтлегебезне куркыныч астына куярга кирәкми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: