Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эш күп

Алексей Чукинның авыл хуҗалыгы производствосындагы хезмәте – туган якка мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге.

Авылда үз эшеңне башлау һәм аны терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстереп,  алып бару – җиңел түгел. Бигрәк тә, икътисади яктан тотрыксыз булган шартларда. Предприятие эшли, кешеләр – хезмәт куя, кырлар – мул уңыш, сөтлебикәләр  сөт бирә. Хуҗалык проблемаларын чишү, эшне  уңышлы алып бару өчен максатка омтылучан, тырыш булырга кирәк. Алексей Николаевич – нәкъ менә шундый.

Чираттагы чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Яңа Чуаш Адәмсуы авылы кешеләре Андрей Зайцев һәм Геннадий Яманов эшләрне тиз арада башкарып чыктылар. 1200 гектар мәйданга сабан бодае, арпа һәм солы чәчкәннәр. Күпьеллык үләннәр 200 гектар мәйдан били.  Бүген дә эш җитәрлек: хезмәткәрләр чәчүлекләрне тәрбияләү, корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклау буенча агрочаралар үткәрү белән мәшгуль.
– Уңышка нигез салдык, хәзер нәтиҗәләрен көтәбез, – дип бүлеште хуҗалык җитәкчесе.

Тагын бер мөһим бурыч – азык хәзерләү. Күпьеллык үләннәр беренче чабымга әзер. Тхника да “яшел“ уракка  чыгарга әзер. Авыл хуҗалыгы предприятиесе фермасында төрле яшьтәге 200дән артык мөгезле эре терлек асрала. Шуның 70е – сөтлебикәләр. Үткән елда азыкка кытлык күзәтелмәде (үткән елгы запас калган да әле). Хуҗалыкта бар да үз чираты белән бара, бер күләмле эш тәмамлана икән, икенчесе башлана. Хезмәтчәннәр дә сынатмый,  бар эшкә дә өлгерергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев