Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эш көне кыскарса, акча янчыгы юкармасмы? - "Шәһри Казан" газетасы

    Дәүләт Думасы эш атнасын дүрт көнгә калдыру турындагы канун проектын сентябрьдә үк эшли башларга мөмкин.

     

    Күптән түгел эш атнасы бер көнгә кыскару ихтималы турындагы хәбәр таралгач, җәмәгатьчелек белән хакимияттәгеләр шаулашып алды – бу яңалыкны хуплаучылар да, аңа каршы булучылар да бар. Һәр ике як та ышандырырлык дәлилләр китерә һәм кемне тыңларга да белмәгән халыкны аптырашта калдыра.

    Дәүләт Думасы эш атнасын дүрт көнгә калдыру турындагы канун проектын сентябрьдә үк эшли башларга мөмкин. Әлеге тәкъдим белән чыгучыларның төп шарты – хезмәт хакларын хәзерге дәрәҗәдә калдыру, аны дәүләт бюджеты һәм оешмаларның мөмкинлегеннән чыгып индексацияләү. Менә шушы «мөмкинлек» булганда, бар да яхшы булырга тиеш, әмма болар әлегә сүздә генә, шуңа да халык яңалыкка шикләнеп карый. Сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең 48 проценты дүрт көнлек эш атнасына каршы, алар акча югалтудан курка. Ә менә кайбер депутатлар бер көн кыскару эшсезлекне киметергә ярдәм итәчәк дип исәпли, әмма икътисадны шок хәлендә калдырмас өчен, моны акрын гына, җомганың сәгатьләрен киметә барып эшләргә кирәк икән. Эш атнасын киметү инициативасын Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе хуплый. Аңа хәтле шул ук идеяне Дмитрий Медведев та яңгыраткан иде, ул аны күп өлкәдә эшләрнең роботлаштырылуы белән бәйли. Хезмәт министрлыгы бу сорау буенча фикер алышырга чакыра, шул ук вакытта бүгенге кануннарның эш көнен киметергә комачауламавын искәртә. Хезмәт кодексында атналык эш сәгатенең максималь вакыты күрсәтелгән (40 сәгать), ә түбәнге чиге юк.

    Әлеге инициатива нык үсеш алган икътисад һәм эш урыннары дефицит булганда яхшы, әмма бездә эшче кулларга кытлык: демографик хәлгә бәйле рәвештә, агымдагы елның беренче кварталында гына да 800 меңгә кимегән. Эшче куллар җитми, пенсионерлар армиясе арта бара дигән сәбәп белән, пенсия яше арттырыла, аннан соң бер эш көне артыграк килеп чыгып, аны бөтенләй кыскарту тәкъдиме яңгырый. Эш атнасы кыскарганда хезмәт хакларын хәзергечә калдыру өчен җитештерүче йә планны кыскартырга, йә эшләүчеләр санын киметергә тиеш булачак. Болай булганда, кайберәүләрнең «өстәмә ял – гаилә белән күбрәк булу мөмкинлеге» дип хыяллануның әллә ни кызыгы да калмый. Бүгенге икътисади торышта шәхси бизнесның хәле бик мактанырлык түгел һәм аның мондый үзгәрешләр өчен акчасы юк, ә дәүләт компанияләре бер эш көнен киметми калмас. Әмма кем һәм нәрсә исәбенә? Беренче чиратта, бу мәктәп, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау өлкәсе, социаль хезмәтләр өчен мәшәкать тудырачак. Беркем дә аена өстәмә дүрт көн ял итү бәрабәренә акчасын югалтырга теләмәячәк. Предприятиеләр өчен шул ук дүрт эш көне өчен өстәмә хезмәткәрләр туплауның да файдасы юк, ә болай эшләмәгәндә, 32 эш сәгате югалачак. Роботларның пәйда булуы һәм аларның торган саен күбрәк эшче кулларны алыштыруы җитештерүчәнлекне арттыра арттыруын, әмма аңа хәтле барып җитәсе бар. Белгечләр мондый инициатива белән 2024-2025 елларда гына чыга башларга кирәк дип кисәтә.

    Әлеге инициативаның уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып карыйк. Дүрт көнлек эш атнасы халыкка эш урыннары бирәчәк (башкалар ял иткәндә, алар өчен кем дә булса эшләргә тиеш), сәламәтлек яхшыра, җитештерүчәнлек арта, кеше гаилә, якыннары белән күбрәк була. Тискәре яклары: Халыкара хезмәт оешмасы исәпләвенчә, дүрт көнлек хезмәт атнасы пенсиягә 70-75 яшьтә чыкканда гына булырга мөмкин, ә бездә уртача гомер озынлыгы бик мактанырлык түгел. Кайбер белгечләр халык өстәмә ял көнен лаеклы итеп уздыра алмаячак, алкоголь куллану артачак дип шикләнә.

    Тәкъдим ителгән 10 сәгатьлек эш көне дә шатландырмый – моның сәламәтлеккә бернинди файдасы юк һәм җитештерүчәнлек түбәнрәк булачак.
    Күргәнебезчә, төрле ягы бар. Бер караганда, дүрт кенә көн эшләү яхшы да кебек, әмма иртәрәктер, ахры, безнең урыннарны роботлар биләп акча янчыгын юкарта башлаганчы, җомга да рәхәтләнеп эшлибез әле.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: