Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ерепкино Авыл көнен билгеләп үтте

Ерепкино авылына 120 яшь тулды. Бу датага багышланган бәйрәм дулкынландыргыч узды.

КӨТЕП АЛЫНГАН ОЧРАШУ  

Авыл көнен бу авылда туып-үсеп, бүгенге көндә район һәм республикадан читтә яшәүче кешеләр дә сагынып көтеп алды. Оештыручылар, волонтерлар тантанага әзерлек буенча бик зур күләмле эш башкардылар һәм датаны билгеләделәр. Программа сәгать икегә  игълан ителсә дә, иртәнге сәгать җидедә үк беренче активистлар бәйрәмдә катнашучыларны сыйлау өчен учаклар әзерли  башладылар инде. 

Ерепкино авылы яныннан бормаланып агучы елга янында урнашкан зур матур алан бәйрәм өчен мәйдан булды. Территорияне койма белән әйләндереп алдылар, сыйлау өчен озын өстәлләр кордылар. Бирегә кереп, һәркем авыл халкының беренче буыннарын йөрткән крестьяннарның көнкүреш предметларын, киемнәрен кызыксынып карады. Биредә үк – яшь һәм өлкән ерепкинчыларның кул  иҗаты күргәзмәсе дә бар.

Фотолар куелган стенд үзенә  аерым игътибарны җәлеп итте: саргаеп беткән фотосурәтләр үз эченә тулы тарихны, узган еллар рухын сыйдырган.  Рәсемнәрдә сурәтләнгән затлар, кайберләре инде  күптән онытылган кешеләр булса да, 20-50-60 ел элек яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең балалар үстергәннәрен искә төшерергә мәҗбүр итте. Алар да шулай ук елга янында шушы бөдрә таллар астында утырып киләчәккә планнар корган булганнардыр.

Авыл халкы һәм кунаклар күргәзмә янында үткәннәре белән күрештеләр, һәрбер сурәткә моңсуланып, озаклап карап  тордылар. Сәхнә түреннән музыка тавышы ишетелгәч, барлык моңсу уйлар таралды – якты, күңелле бәйрәм башланды. 

 - Ерепкинода табигать менә дигән, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Гилманов. – Халык та хезмәт сөючән һәм үз-үзен тәэмин итә торган монда. Барлык проблемаларны да халык үз көчләре белән хәл итәргә тырыша. Мөмкин булганча без Ерепкинога мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга тырышабыз. Киләчәккә дә билгеле планнар бар әле.

Җыелучылар алдында җылы котлау сүзләре белән әлеге авылдан чыккан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Виталий Ярославлев чыгыш ясады.  

– Мин сезне күрүемә чын күңелдән шатмын! Туган авыл безнең һәрберебез өчен бик әһәмиятле, йөрәккә бик кадерле урын. Бу очрашуны без бик көттек, әлеге бәйрәмне оештыруда катнашкан, ераклардан кайткан барлык авылдашлар, авыл гореф-гадәтләрен дәвам итүчеләр белән бергә булганым өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Ә яраткан авылыбыз һәрчак чәчәк атсын!  

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов әлеге авылда балачагын ничек уздыруы турында хатирәләре белән уртаклашты, Ерепкино халкы адресына Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов җылы сүзләр әйтте. Алып баручылар Полина Мулеева һәм Елена Александрова кызыклы программа әзерләделәр, анда рәсми чыгышларга да, тантана сәбәпчеләре булган авыл халкының чыгышларына да урын бирелде.

Оештыручылар һәркемгә сүз бирделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Иске Тимошкино мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы, «Ивушки» вокаль төркеме, аның яшь вәкилләре – «Радужные надежды» хореография ансамбле әгъзалары дәртле биюләр, җырлар белән очрашуны бизәде. Сәхнә осталары Татьяна Григорьева, Фәнис Низамов һәм Елена Охотникова чуаш, татар, рус телләрендә матур җырлар бүләк иттеләр. Күп санлы тамашачылар аларга кушылып җырлады, ритмик көйгә биеде. Аланда шатлык, күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. 

 КЕРЕШ 

Авыл көнен үткәрү турында күптән хыялланганнар. Бу хакта тантананы оештыручыларның берсе Виталий Ярославлев сөйләде. 

 - Ерепкино оешуга 120 ел тулуга багышланган Авыл көнен үткәрү - абыем Родион Ивановичның якты идеясе иде. Ул туган авылында барлык якташларын җыярга, сөйләшергә, аралашырга, бүген дә авылыбызның яшәвенә сөенергә хыялланды. Әмма ул безнең арабыздан вакытсыз китеп барды. Без аның ниятен тормышка ашырдык,–диде ул.  

Бәйрәмгә әзерлек узган ел азагыннан башланган. Елена Александрова, Зоя Симухина һәм күп кенә авыл кешеләре бик зур эш башкардылар. Тантана алдыннан авыл халкы  Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә куелган обелиск территориясен төзекләндергәннәр: койма белән әйләндереп алганнар, чәчәкләр, агачлар утыртканнар. Шулай ук  башлангыч мәктәп бинасын тәртипкә китергәннәр 

Боларның барысын да, юбилейга киләчәк кунаклар алдында йөзебез кызармасын дип, үз хисапларына, өмәләр ясап башкарып чыкканнар. Матур итеп җыештырылган авылда яшәү үзе дә күңелле. Йөзләрчә кеше катнашкан бәйрәмне оештыру да күп көч таләп иткән, әмма нәтиҗәдә, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган булып чыкты. Бәйрәм иң яхшы  тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев