Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Эпизод“ – хатын-кызлар һәм рәссам турында

    Район Мәдәният йорты каршындагы “Эпизод“ театр студиясе – сәләтле һәм эзләнүчән кешеләр берләшмәсе.

    Режиссер Светлана Убейкина җитәкчелегендәге җирле театраллар эшләре белән танышып, Аксубай тамашачылары моңа кабат-кабат инаналар. Кызыклы куелышлар чиратында иң соңгысы – “Сак булыгыз, хатын-кызлар“ комедия пьесасында спектакль премьерасы булды. 
    Сәхнәнең җиһазланышы, декорациясе тамашачыны француз рәссамы Сержның тормышына чумдырды. Егет һәр хатын-кызда аның бердәнберендә  булырга тиешле идеаль сыйфатларны эзли. Фәнис Низамов бу рольне искиткеч башкарды. Сәхнә иҗатын яратучылар Ольга Громова (студент кыз Лулу), Тамара Крайнова (бармен кыз Жаклин), Наталия Прохорова (аксөяк Марисабель) уйнаган рольләр дә тамашачыларны таң калдырды. Алар тамашаның соңгы мизгеленә кадәр геройларның хисләрен уртаклашырга мәҗбүр итте. Драмалы сюжет ахырына якынлашты  – тугры булмаган егет кызлар хөкемендә калды. Мондый аянычлы хәлдә дә кәләшләр үзләренең элеккеге табынучыларына ачу тойгыларын түгел, ә чын хис-кичерешләрен белдерделәр. Спектакльдә уйнаган геройларның хисләр тирәнлеген, ихласлыкларын  тамашачылар күңелләренә җиткерү өчен театраль ысуллар  кулланылды. Төп герой үз юлын үзе сайлады, ә тамашачылар актерлар чыгышыннан һәм тамашадан онытылмаслык тәэсирләр алдылар.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: