Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эпидемиолог көзен коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлану ихтималын әйтте

Михаил Фаворов фикеренчә, Covid-19 коронавирусы – сезонлы авыру.

Көзен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлануы ихтимал. Эпидемиолог, медицина фәннәре докторы Михаил Фаворов RT телеканалы өчен Антон Красовскийга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Август аенда һәм сентябрь урталарына кадәр бездә тәнәфес булачак. Хәзер барысы да һәм бөтен җирдә бер-берсенә үз чаралары белән коронавирусны җиңүләре хакында сөйләячәк. Әмма бу тагын шул ук сезонлы тирбәнешләр генә», - дип искәртте эксперт.

Шул ук вакытта, ул икенче дулкынның авыруның сезонлы күтәрелешен аңлата торган көнкүреш атамасы булуына игътибар юнәлтте. Эксперт соңгысының башлану ихтималы зур булуын әйтте.

Фаворов вируслы респиратор авыруларының сезонлы чир икәнен, шулай ук «испанка» вирусына бәйле тәҗрибәне (ул чагында грипп пандемиясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда биш тапкыр көчлерәк була) искә алды. Шулай ук Бразилиядәге очракны да телгә алып үтте, анда яңа коронавирус йоктыручылар саны салкын сезон башлану белән кискен артты.

«Җир шарында әле авырмаган миллиардлаган кеше бар. Шулай булгач, вируска таралу өчен мәйдан җитәрлек», - диде табиб.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X