Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эпидемиолог: Кеше CОVID-19 инфекциясен йорт хайваныннан йоктыра алмый

    Кешегә мәчедән инфекция йога алмый. Бу исбатланган факт, ди белгеч.

    Кеше CОVID-19 инфекциясен йорт хайваныннан, хәтта йогышлы булганнарынан да йоктыра алмый, чөнки «аларның үз коронавируслары» бар. Роспотребнадзор эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    «Чынлыкта, бу яктан тыныч булырга кирәк. Әйе, песи күпмедер дәрәҗәдә, меңнең бер процент өлешендә авыруны кешедән йоктыра ала. Әмма, кешегә мәчедән инфекция йога алмый. Бу исбатланган факт. Бер гаиләдә яшәсәләр, мәчедән мәчегә авыру йогарга мөмкин», - дип сөйләде Горелов Гомумроссия Халык фронтында узган матбугат конференциясендә.

    «Шуңа күрә, әйдәгез, йорт хайваннарыбызны тынычлыкта калдырыйк. Аларның үз коронавируслары бар. Этләр өчен дә коронавируслардан прививка бар. Тәпиләрен юабыз да шатланып яшәүне дәвам итәбез», - дип тәмамлады Горелов.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: