Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эпидемиолог COVID-19 вирусының иң куркыныч билгесен атады

Респиратор билгеләр фонында тын бетү күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиологы Наталья Пшеничная COVID-19 ның иң куркыныч билгесе дип тын бетүне атады.

«Респиратор билгеләр фонында тын бетү — COVID-19 вирусының иң хәтәр билгесе. Әгәр дә ул күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Роспотребнадзорның Эпидемология үзәк фәнни тикшеренү институты директорының клиник-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная. Бу хакта РИА Новости яза. 

Аның әйтүенчә, соңгы вакытта коронавирусның ниндидер яңа билгеләре барлыкка килмәгән, аларның барысы да узган ел ук язылган булган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев