Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эпидемиолог Covid-19 авыруын профилактикалауда нәтиҗәле булган бердәнбер ысулны әйтте

Яңа типтагы коронавирусны дәвалау өчен препарат эшләү белән егермедән артык компания шөгыльләнә.

Теләсә нинди йогышлы авыруларны, шул исәптән яңа типтагы Covid-19 коронавирусын профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып вакцинация тора. Бу хакта «Беренче каналда»гы «Жить здорово!» тапшыруында Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты профессор Александр Горелов сөйләде.

«Хәзерге вакытта кадәр берни дә уйлап табылмады. Вакцинация кешелеккә 25 ел гомер бүләк итте», - диде тикшеренүче.

Шул ук вакытта эпидемиолог яңа коронавирус инфекциясеннән препарат эшләү белән егермегә якын компания шөгыльләнгәнен искәртте, алар арасында россиянекеләр дә бар. Аның сүзләренчә, вакцина ясаудагы кыенлык Covid-19 йогышына сизгер лаборатория хайваннары булмау белән бәйле. 

Горелов шулай ук вакцинация өчен иң нәтиҗәле препарат файдаланылачагына ышаныч белдерде. Ул гриппка каршы вакцинаның яңа коронавирус авыруына каршы көрәштә файдасы булмавын әйтте. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X