Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Елның төп утырышы

Аксубай районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге җитәкчесе Святослав Гусев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, гомуми, өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү   оешмалары җитәкчеләре, район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Конференциясе утырышына, узган уку елына йомгак ясау, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен районның барлык гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән делегацияләр килде. 

БАРЛЫК ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМ

Үзәк паркта милли мәдәни үзәкләр күргәзмәсе оештырылган иде. Аксубай муниципаль районының үзенчәлеге булып күп милләтле булуы тора. Белем бирү оешмаларында укучыларның милләт составы: татарлар – 901, руслар – 1155, чуашлар 889 бала һәм башка милләттән – 12 кеше. Җитәкчеләр өч милли мәдәни үзәктә кунак булдылар.

Татар милли үзәгендә аларны чәк-чәк белән каршы алдылар һәм татар халык музее экспозицияләрен тәкъдир иттеләр. Рус мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кунакларны костюмнарга киенгән персонажлар таныштырды. Биредә һөнәрчелек, рус хатын-кызларының милли күлмәкләре тәкъдим ителде. Чуаш мәдәни үзәгендә сәйлән белән һәм башка төрле чигү үрнәкләре, тәлинкәгә рәсем ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. «Свирелька» ансамбле артистлары халык фольклоры белән таныштырдылар. 

БЕЛЕМ БИРҮ БАЛАЛАР БАКЧАСЫННАН БАШЛАНА 

Балалар бакчалары коллективлары һәм аларда тәрбияләнүче балалар иҗат күргәзмәләре әзерләгәннәр. «Колобок» – табышмак алымында үзенең балалар әкиятләрен белүен күрсәтте. «Ләйсән» балалар бакчасы күп катлы өй төзегән, анда һәр бүлмәдә яраткан геройлар белән театраль локацияләр әзерләнгән иде.

«Буратино» балалар бакчасы үз куллары белән ясалган синтепон курчаклар ярдәмендә һәнәрләр күргәзмәсен тәкъдим итте. «Кояшкай» балалар бакчасы үзенең оста куллы тәрбиячеләренең хезмәтен – бәйләнгән әйберләр, әкият геройлары курчакларын алып килгән. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төрле әкиятләрне төрле алымнар белән сәхнәләштерделәр. 

МӘКТӘПТӘН ТЫШ ОЕШМАДА – ФАЙДА БЕЛӘН 

Район гомуми белем бирү укучыларының спорт казанышлары белән горурлана ала. Безнең спортчылар республика ярышларында гына түгел, шулай ук Бөтенроссия һәм Дөнья чемпионатларында да җиңүләргә ирешәләр. Кунакларны мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр сәламләде. Тәрбия эшенең һәр юнәлешендә ирешелгән казанышлар турында сөйләделәр.

Мәгълүмати стендларда гражданлык-патриотик тәрбия, мәктәп спортын үстерү һәм сәләмәтлек культурасын формалаштыру, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Яшь армия” балалар хәрәкәте, “Мөстәкыйль балалар” проекты, балаларга өстәмә белем бирүне җәелдерү тәкъдим ителде. Балалар хәрәкәтләре активистлары кунакларны дәртле бию флешмобы белән каршы алдылар. 

УКЫТАЛАР МӘКТӘПЛӘРДӘ...

Бәйрәм чарасының тантаналы өлешен, мәктәп формасын тәкъдим итеп, районның берничә мәктәбе укучылары ачты.

– Озак вакытлы ялдан соң балаларны шат күңелле һәм ныгып киткән итеп күрү күңелле. Бу җәйге каникул көннәрендә балалар белән эшләгән, аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итеп, укучыларның ялларын белеп оештырган педагогларның зур тырышлык нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов. – Яңа уку елына планнар бик күп – бары тик актив һәм нәтиҗәле эшләргә генә кирәк.

Ул мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ярдәм итүне үз эченә алган күпсанлы программалар өчен ТР һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыкларына рәхмәт әйтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник бүлеге җитәкчесе Святослав Гусев котлаулар белән мөрәҗәгать итеп, коллегаларына, чакырылган кунакларга һәм балаларга яңа уку елында яңа уңышлар, һөнәри казанышлар теләде

Беренче затлар сәхнәдә, һәр баланың кулын кысып һәм укуда уңышлар теләп, беренче сыйныфка яңа аяк басачак балаларга мәктәп сумкалары тапшырдылар. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында ата-аналарга һәм балаларга бу ярдәм тугызынчы ел рәттән күрсәтелә һәм 1000 нән артык укучыга сумкалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылган. 

ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮДӘН АЛЫП – БӘЙГЕЛӘРДӘ ҖИҢҮЛӘРГӘ КАДӘР 

 

Пленар утырышны Аксубай районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев районның белем бирү системасы турындагы җентекле хисап белән ачты.

Агымдагы елда 15 миллион сумга ике белем бирү оешмасында капиталь ремонт ясалган, Иске Ильдеряктә яңа балалар бакчасы ачылган. Яңа уку елына әзерлек өчен муниципаль бюджеттан биш миллион ярым сум тирәсе акча бүлеп бирелгән – бу агымдагы ремонт, җылыту сезонына әзерлек, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы чаралар.

Мәктәпләргә ярдәм итү буенча республика һәм дәүләт программалары ярдәмендә Савгач, Иске Ибрай һәм Иске Тимошкино мәктәпләрендә ике миллион сумнан артыкка кабинетларны ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә һәм “Мәгариф” милли проекты кысаларында җиһазлар кайтарту көтелә. 2018 елда район мәктәпләре 3,5 миллионнан артык суммага уку әсбаплары һәм кызыклы әдәбият белән тулыланган.

“Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясе кысаларында – 2 нче Аксубай, Савгач, Урмандеево мәктәпләре, «Буратино» балалар бакчасы актив катнашучылар буларак билгеләп үтелделәр.

– Мәгариф системасы хезмәткәрләре, ата-аналар һәм укучылар исеменнән ремонт проектларын тормышка ашыруда, матди базаны яңартуда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка, район башлыгы Камил Гилмановка зур рәхмәт белдерәм. Бүгенге көндә белем бирү системасында 632 педагог эшли.

Проблемаларның берсе – ул югары квалификацион категорияле педагогларның булмавы. Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар, математика, химия, физика, чит телләр укытучылары җитми. Күпчелек укытучыларның бәйгеләрдә катнашуы сөендерә, бу аларга һөнәри осталыкларын күтәрү, тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе үз чыгышында педагоглар арасында барлык республика һәм бөтенроссия конкурсларында ЕЛНЫҢ ТӨП УТЫРЫШЫ җиңүчеләрне, призерларны, лауреатларны, шулай ук тәрбияләнүчеләре республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән, призер булган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын билгеләп үтте. 

УКУЧЫЛАР САНЫ КИМИ

Быел мәктәп бусагасан беренче тапкыр 270 бала атлап керәчәк.

Шуңа да карамастан районда укучылар саны елдан-ел кими бара, шулай ук беренче сыйныфка баручылар исәбе дә. Туучылар санының аз булуы һәм район кешеләренең шәһәргә китүе моңа сәбәп булып тора. Шуңа бәйле башкарма комитет карары белән Шәрбән төп мәктәбе башлангыч итеп үзгәртеп корылды.

– Барлык мәктәпләр, балалар бакчалары да яңа уку елына әзер. Бала үсешенә, аның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән күппланлы эшләр уңай нәтиҗә бирә, - дип йомгак ясады Станислав Юрьевич. – Белем бирүнең яңа стандартларын үзләштерү һәм учреждениеләрнең кадрлар составын үстерү буенча эшне оештыру – элеккеге еллардагы кебек төп бурыч булып кала. Алдагы уку елына куелачак бурычлар турында педагогик секцияләрдә фикер алышырбыз. 

ИНТЕРНЕТ – ДУС ТА, ДОШМАН ДА 

 

 

Иске Ибрай мәктәбе директоры Лилия Бикушева белем бирү сыйфаты факторы буларак тәрбия турындагы доклад белән чыгыш ясады.

– Укытучының һәм укучының уртак хезмәте соңгысына үз талантларын тормышка ашырырга һәм югары бәяләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Укучылар - безнең эшнең төп нәтиҗәләре. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының аттестация нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән һәрвакыт диярлек югары. Бу - безнең педагогларның белем бирүне системалы оештыруы, кабинетларның җиһазланышы һәм инновацион технологияләр нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте Лилия Минвәгыйз кызы.

Интернет темасы укытучыларны да, ата-аналарны да, дәүләтне дә борчуга сала, чөнки еш очракта челтәрдә контрольсез характерга ия мәгълүматлар тарала. Район прокуроры Эдуард Хираҗев үз чыгышында 

«Интернет» челтәрендә тыелган мәгълүматның таралуына каршы тору темасына тукталды, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу очракларын ачыклау буенча республика прокурор тикшерүләре барышы турында сөйләде.

Республика районнарында зыянлы мәгълүмат челтәрләрендә яшүсмерләрне канунга каршы гамәлләргә этәрүче күпсанлы фактлар ачыкланган. Мәгълүматлар мохитендә яшь буында тормыштан барысын да берьюлы һәм күпләп алу теләге формалашырга мөмкин. Район прокуроры билгеләп үткәнчә, заманча тормыш технологияләре кирәк, ләкин балаларны аларны дөрес кулланырга өйрәтү мөһим.

ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ БҮЛӘГЕ


Узган елда аерылып торган мөгаллимнәрне бүләкләү август конференциясенең алыштыргысыз элементы. Быел иң яхшы педагоглар һәм белем бирү оешмалары төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. 

 “МӘГАРИФТӘГЕ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН” КҮКРӘК БИЛГЕСЕ ҺӘМ ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫННАН МАКТАУ КӘГАЗЬЛӘРЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР

Рәмзия Зәйдуллина – “Мәгариф бүлеге” МКУның милли белем бирү буенча методисты.

Людмила Глухарева  - Иске Ильдеряк мәктәбенең химия һәм математика укытучысы,

Наталия Крюкова - Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле мәктәбенең математика укытучысы,

Валентина Лодоркина  - «Колобок» балалар бакчасы тәрбиячесе,

Марина Пикмуллина - 3 нче Аксубай мәктәбенең математика укытучысы.

“РФның АГАРТУ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ БУЕНЧА МАКТАУЛЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ” КҮКРӘК БИЛГЕСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

Татьяна Горбунова - Аксубай универсаль технологияләр техникумының гомуми белем бирү дисциплинасы укытучысы.

ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ “МӘГАРИФТӘГЕ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН” РФ КҮКРӘК БИЛГЕСЕ ТАПШЫРЫЛДЫ

Ирина Чернышовага - Аксубай универсаль технологияләр техникумы тулай торак коменданты,

Сергей Ихтоновка - Аксубай универсаль технологияләр техникумының производствога өйрәтү мастеры. 

“РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ПЕДАГОГЫ” МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ҺӘМ ПЕДАГОГИКА ФӘННӘРЕХАЛЫКАРА АКДЕМИЯСЕ ОТЛИЧНИГЫ КҮКРӘК БИЛГЕСЕ ТАПШЫРЫЛДЫ

Александр Лизуновка - Аксубай универсаль технологияләр техникумының гомуми белем бирү дисциплинасы укытучысы,

Роза Сәхабетдиновага - Аксубай универсаль технологияләр техникумы методисты.

ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР

Татьяна Борисова - Мәгариф бүлегенең уку дисциплинасы буенча методисты, 

Розалия Габделвәлиева - З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы,

Андрей Егоров - мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты,

Валентина Левкина - “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе,

Алексей Сударев - В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе директоры,

Рамил Сөләйманов - Иске Ибрай мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,  

Анастасия Чернышева - В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең педагог-оештыручысы.

2019-2020 УКУ ЕЛЫНА ИҢ ЯХШЫ ӘЗЕРЛӘНГӘН ӨЧЕН АКСУБАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫНА ЛАЕК БУЛДЫЛАР

«Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» МБОУ, Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе» МБОУ,

“Түбән Татар Майнасы мәктәбе” МБОУ,

«Яңа Узи мәктәбе» МБОУ,

«2 нче Аксубай мәктәбе» МБОУ,

«3 нче Аксубай мәктәбе» МБОУ,

«Кояшкай» балалар бакчасы» МБДОУ,

“Буратино”  гомумүсеш төркемендәге балалар бакчасы” МБДОУ,

«Ләйсән» балалар бакчасы” МБДОУ.

ТР АКСУБАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР ИҢ ЯХШЫ БЕЛЕМ БИРҮ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ ӨЧЕН

«Иске Үзи мәктәбе» МБОУ,

“В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе” МБОУ,

“Иске Ибрай мәктәбе” МБОУ,

“В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе” МБОУ.

ИҢ ЯХШЫ БАЛАЛАР ХӘРӘКӘТЕ ҮСЕШЕ ӨЧЕН

“3 нче Аксубай мәктәбе” МБОУ

ӨСТӘМӘ БЕЛЕМ БИРҮДӘ ИҢ ЯХШЫ  КҮРСӘТКЕЧЛӘР ӨЧЕН

“Иске Савруш мәктәбе” МБОУ.
 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев