Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эльмира Зарипова Аксубай районының социаль блок хезмәткәрләре белән очрашты, гражданнарны кабул итте һәм интернат-йортта булды

Бүген Аксубай районында эш сәфәре белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Сәфәр социаль блок хезмәткәрләре белән очрашудан башланды.

– Барыннан да элек мин сезгә сәламәтлек телим, – дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова коллегаларына. – Без сезнең белән ябык режимда эшләдек – ундүртешәр көн сигез смена. Мин барлык хезмәткәрләргә, барыннан да элек Федоровка интернет йорты хезмәткәрләренә төгәл һәм бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Эльмира Әмир кызы, пандемия чорында аерым йөкләнеш белән эшләгән мәшгульлек хезмәте, РЦМП хезмәткәрләрен билгеләп үтте, алар гражданнарны, эшсезләрне исәпкә кую һәм гаиләләргә социаль түләүләр буенча документларны оператив кабул иттеләр. Социаль хезмәт күрсәтү, аерым алганда өйгә йөреп хезмәт күрсәтү хезмәте хезмәткәрләре адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады, алар да, интернат-йорт хезмәткәрләре кебек үк, пандемия чорында алгы сызыкта булдылар.

Интернат-йорт хезмәткәрләренә килгәндә, пандемия башланган һәм учреждение ябык режимда эшләүгә күчкән генә вакытта, хезмәткәрләр, гаиләләрен һәм үзләренең шәхси проблемаларын ике атнага калдырып, түземлек һәм, әйтергә кирәк, батырлык күрсәтеп, ябык режимда эшләргә дигән карарны аңлап кабул иттеләр.

– Ул вакытта әле бернинди өстәмә түләүләр турында сүз бармады. Без, Президент Рөстәм Миңнехановка социаль өлкә пандемия шартларында эшләүче хезмәткәрләр өчен республика бюджетыннан өстәмә түләүләр белән хупланган өчен бик тә рәхмәтле, ябык режимда эшләгән чорда хезмәткәрләр өчен бюджет хисабына бушлай тукландыру да оештырылды, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова. – Аерым йөкләнеш өчен мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә дә шундый ук түләүләр башкарылды.

Район башлыгы Камил Гилманов та социаль өлкә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева рәислегендәге ведомство карамагындагы барлык учреждениеләр җитәкчеләрен исемнәре белән атап билгеләп үтте.

– Коронавирус йогышының иң баш калкыткан чагында, ведомство учреждениеләре авыруның таралуына юл куймыйча, бик грамоталы һәм оператив эшләделәр, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Сезгә һәм авыру таралуга юл куймас өчен, үзләрен калдырырга кирәклеген аңлап кабул иткән гаилә әгъзаларыгызга рәхмәт.

Киңәшмәдән соң Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте.

Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова министрга сугыш чоры балалары турында закон кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать итте, алар да үз өлешләренә төшкән авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерделәр – фронтка киткән ир-атлар урынына тылда бил бөктеләр, алар да ташламалардан һәм өстенлекләрдән файдалана алсыннар иде. Министр аңлатып узганча, әлеге законны кабул итү хакимиятнең федераль органнары вәкаләтендә. Галина Павловна министрга якташларыбыз – сугыш чоры балаларының хатирәләре турындагы авторлык китабын бүләк итте.

Яшь әни министрга пай җирләрен пособие алу өчен керемгә кертмәү мөмкинлеге турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте – министр мәсьәләнең асылы буенча аңлатмалар бирде.

Министрның районга сәфәре Федоровка интернат-йортында булу белән тәмамланды. Бу – 102 койка-урынга исәпләнгән стационар тибындагы учреждение. Биредә өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен югалткан, авыру, имгәнүләр алу сәбәпле инвалид булу аркасында даими рәвештә кеше каравына һәм тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтелә. Төп эш белән беррәттән биредә бинаның төп корпусын, ашханәне ремонтлау да бара.

Биредә әле бүген дә битлек-перчатка режимын барысы да катгый үти. Керү юлында температураны үлчиләр һәм кулларны йогышсызландыралар. Учреждениегә чит кешеләрнең керүе тыелган. Хәтта министр белән очрашу да бинадан читтә, һәлак булганнар мемориалы янындагы матур мәйданда узды.

Пандемия чорында һәм ябык режимда эшләгән өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, Эльмира Әмир кызы Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләреннән барлык саклык чараларын үтәүләрен сорады. Кайбер чикләүләр бетерелсә дә, вирус безнең арадан китми, ә социаль өлкә хезмәткәрләре үз сәламәтлекләре һәм тормышлары өчен генә түгел, ә үз карамагындагыларның сәламәтлеге өчен дә җаваплы. Ул социаль өлкә

хезмәткәрләренә битлек-перчатка режимын сакларга, температураны үлчәргә һәм хәтта гаилә эчендә хезмәткәрләрнең аралашуын чикләргә киңәш итте.

Министрның сәфәре Федоровка интернат-йорты коллективы өчен дә күңелле яңалык булды – Эльмира Зарипова интернат-йорт директоры Рузилә Бәшировага уңайлы мохит буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында социаль учреждениеләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүче Дипломын тапшырды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев