Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Электрон төрдә дә бирелә

Хәзер гаиләләрнең ана капиталына сертификатны электрон төрдә алу мөмкинлеге туды.

Россия Пенсия фондының Аксубай районы идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева хәбәр иткәнчә, хәзер аксубайлылар сертификат алу яки ана капиталы средстволарын куллану турында электрон гариза тапшыра гына түгел, сертификатның үзен дә электрон төрдә ала алалар.

Аны рәсмиләштерү өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре Порталы аша тиешле гаризаны тапшырырга кирәк. Аннары, гади сертификат алгандагы кебек, гариза бирүчегә Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моны бер генә тапкыр эшләргә кирәк булачак – мисалга, балаларның туу турындагы таныклыгына кагылган шәхси саклау документларын тәкъдим итү өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев