Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Электрон һәм кәгазь төрдә

Аксубайда чагыштырмача күптән түгел яңалык булды – электрон хезмәткә яраксызлык бите барлыкка килде.

ТР Министрлар Кабинетында видеобрифингта хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Россиянең кайбер төбәкләре арасында электрон эшкә яраксызлык битләрен бирү буенча 4 нче урын алган. Безнең төбәктә электрон эшкә яраксызлык битләрен бирү саны буенча, әлбәттә ки, шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре лидерлар булып тора.

Ел башыннан Аксубай район үзәк хастаханәсе 1518 больничный битләрен биргән, шуларның 441е электрон төрдә (29 процент). Әмма! Шунысына игътибар итегез: соңгы атнада пациентларның 78 проценты эшкә яраксызлык битләрен электрон төрдә алуны кулай күргән.

– Кәгазь төрдәге вариантын сайлауның төп сәбәпләренең берсе – электрон эшкә яраксызлык битләре киң кулланылмаган Россиянең башка төбәкләрендә эшләү, – дип билгеләп үтте Үзәк хастаханә баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. – Аннан тыш, безнең районда да электрон эшкә яраксызлык битләрен кабул итмәүче оешмалар бар.

Сүз уңаеннан, электрон больничный кәгазь төрдәгесе кебек шундый ук юридик көчкә ия. Министрлар Кабинетында билгеләп үткәнчә, “больничныйның“ электрон төре табиб өчен дә, пациент өчен дә, социаль иминиятләштерү фонды өчен дә кулайрак. Пациент имзалар һәм мөһерләрне җыюга вакытын киметәчәк, шулай ук табибкә кабул итүгә чират торып вакытын сарыф итмәячәк. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләренчә, табибкә больничныйны рәсмиләштерү өчен кимрәк вакыт кирәк булачак, чөнки электрон эшкә яраксызлык битләре өч тапкырга тизрәк рәсмиләштерелә. Шулай ук социаль иминиятләштерү фондына да мәгълүматлар тизрәк барып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев