Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Электр энергиясен урлау һәм башкалар турында

Шулай килеп чыга ки, абонентлар тарафыннан электр энергиясен урлау сирәк күренеш түгел. Электр энергиясен урлауның бик күп алымнары уйлап табылган, аларны йорт хуҗалары, вак һәм хәтта эре предприятиеләр дә куллана. Әмма һәр гамәлгә каршы көрәш бар, һәм урлауның һәр очрагы диярлек кисәтелергә һәм ачыкланырга мөмкин.

Электр энергиясен урлау — ул ресурслардан бушлай һәм законсыз файдалану гына түгел, реаль зыян да: законсыз тоташтыру челтәрләрдә киеренкелек китереп чыгара һәм шул рәвешле көнкүреш техникасын сафтан чыгара һәм челтәрләрнең вакытыннан алда тузуына китерә, челтәрләрне ремонтлаганда тоташтыру вакытының артуы еш кына аварияләр килеп чыгуга сәбәп була, намуссыз кулланучыларның канунсыз гамәлләре кулланылган ресурслар өчен үз вакытында һәм тулы күләмдә түләп барган кулланучыларда да чагылыш таба.

Нәрсә өчен штраф бирәләр?

КоАПның 7,19 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Аның буенча түбәндәге кагыйдә бозулар өчен җәза каралган:

Электр челтәренә үз белдегең белән тоташу.

Әйтик, йорт төзегәндә милекче электр челтәренә тоташкан, хәтта санагыч та куйган. Әмма аның электр челтәренә тоташуга рөхсәте юк. Ул бернинди зыян да китермәгән, берни дә урламаган да, ә бары тик документларны гына рәсмиләштермәгән — әмма гаепле! Техник шартлардан тыш электрга тоташып берни дә түләмәгән икән, әйе, гаепле.

Электр энергиясеннән исәпсез файдалану.

Аңа электр челтәренә санагычны урап узып тоташу гына түгел, ә санагыч ватылган, челтәр өзелгән яки «Челтәр компаниясе» ААҖ пломбасы җимерелгән, яисә, мисалга санагычның эшләвенә комачаулаган магнит кую очраклары да керә. Штрафлар хокук бозу ачыкланган моменттан алып, тикшерү моментына кадәр исәпләнә, ягъни хокук бозучы челтәргә үз белдеге белән тоташкан яки анардан нибары бер атна элек кенә исәпсез куллана башлаган очракта да, берничә ай кулланган өчен зур суммада тариф түләү исәпләп чыгарылырга мөмкин.

Әгәр үз белдегең белән тоташудан һәм электрдан хисапсыз кулланудан реаль зыян юк икән, бернинди зарар килмәгән һәм барлык ресурслар өчен вакытында түләнгән очракта да, бу җәзаны гамәлдән чыгармый. Кулланучы техник шартларны рәсмиләштерү яки санагыч җиһазын алыштыруның штраф түләүгә караганда күпкә арзанракка төшәчәген аңларга тиеш.

Санагычны ичек урнаштырырга?

2019 елның 1 октябреннән яңа төзелешкә бәйле рәвештә техник шартларны рәсмиләштергәндә яки егәрлекне арттырганда челтәр оешмасы мөрәҗәгать итүченең һәм челтәр оешмасының баланска керүе чикләрендә электр энергиясен исәпкә алу приборын урнаштыруны гамәлгә ашыра. Гариза бирүче техник шартлар өчен генә дә 550 сум түли.

Иске исәпкә алу җиһазын яңага алыштырганда кулланучы, электр энергиясен исәпкә алу приборын эксплуатацияләүгә кертү турында гариза тапшыру өчен, «Челтәр компаниясе» ААҖнең кулланучылар кабул итү пунктына (ПРП) мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзең белән РФ гражданины паспорты, яңа санагыч җиһазының паспорты һәм электр челтәренә тоташтырылган бинага милек хокукын раслаучы документларның булуы шарт.

Челтәр оешмасы белгече кулланучының гаризасын терки һәм «Челтәр компаниясе» ААҖ вәкилен кулланучының исәпкә алу җиһазына пломба салу өчен җибәрә. Безнең хезмәткәр санагыч җиһазының тибын, завод номерын һәм күрсәткечләрен күрсәтеп, кабул итү акты төзи һәм санагычка пломба сала.

Алга таба кулланылган электр энергиясе өчен түләү яңа санагыч күрсәткечләре буенча башкарылачак. Шулай ук, 8 800 2000 878 телефоны буенча Бердәм Контакт-үзәккә шалтыратып, исәпкә алу җиһазын кабул итүгә заявка калдырырга да була. Якын арада «Челтәрләр компания» ААҖдә «Акыллы исәпләгечләр» программасы старт ала.

Әлеге программа буенча «Челтәр компаниясе» ААҖ кулланучыларга исәпкә алу приборларын бушлай монтажлаячак һәм санагычны алга таба эксплуатацияләү бурычын үз өстенә алачак. Интеллектуаль исәпкә алу җиһазларын техник һәм исәп-хисап счетына урнаштырачаклар. Һәр тәүлек саен исәпкә алу җиһазы электр энергиясе күрсәткечләрен һәм башка күрсәткечләрне мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү буенча махсуслаштырылган үзәккә тапшырып барачак.

Хөрмәтле электр энергиясен кулланучылар, исегездә тотыгыз:

1. Сез кулланган электр энергиясе – ул товар;

2. Челтәрләргә канунсыз тоташу – ул вәһшилек, моның өчен җаваплылык котылгысыз;

3. Электр энергиясен урлаган өчен җәзаның җитдилеге намуссыз юл белән алырга мөмкин булган файдадан һәрвакыт саллырак;

4. Әгәр сез кулланган электр энергиясе өчен түләмисез яки аны урлыйсыз икән, димәк, сезнең өчен башка закон тыңлаучан кулланучылар түләргә мәҗбүр, бәлки алар сезнең белән чагыштырганда, тагын да авыррак финанс хәлендә яшиләрдер;

5. Электр белән тәэмин итүнең нормаль схемасына законсыз тыкшыну (тоташтырулар, магнитлар һ.б.лар) янгын һәм бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Электр энергиясен законсыз кулланган һәм шул ук вакытта челтәр компаниясенә китерелгән зыянны ирекле тәртиптә капларга теләмәгән кулланучыларга суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Юлия Абросимова, ”Челтәрләр компаниясе“ААҖ филиалы «Чистай электр челтәрләре”

Аксубай РЭСның реализацияләү төркеме инженеры.

 

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев