Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының төбәк сәясәте, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш проблемалары буенча комитеты башлыгы Николай Харитонов Ерак Көнчыгыш федераль округы (ИФО) халкына, төбәктәге климат шартлары белән бәйле рәвештә, элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим итте.

Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

«Без Ерак Көнчыгыш федераль округы көйсез климат шартлары булган махсус территория дип саныйбыз. Кешеләр анда килсен һәм калсын өчен махсус мотивация кирәк», – дип белдерде Харитонов. Сүз төбәктә пенсия яшен элеккеге дәрәҗәгә кадәр киметү турында бара: хатын-кызлар өчен 55 ел һәм ир-атлар өчен 60 ел.

Депутат белдергәнчә, әлеге инициатива 1,2 миллион кешегә кагылырга мөмкин, ә аны гамәлгә ашыру өчен 16,2 миллиард сумга якын акча кирәк булачак. Аның фикеренчә, ил масштабында мондый сумма зур түгел. Харитонов моны эшләргә кирәк, чөнки төбәктә хезмәт хакы дәрәҗәсе, уртача Россия белән чагыштырганда, түбән, халыкның сатып алу сәләте түбән, ә гомер озынлыгы кечкенә дип аңлаткан.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин хатын — кызлар өчен пенсия яшен 55тән 60 яшькә кадәр, ир-атлар өчен 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттыручы законга кул куйган иде. 2019 елның гыйнварыннан документ үз көченә керде. Арту берничә этапка бүленгән, пенсия яшен арттыру процессы 2028 елда тулысынча төгәлләнәчәк.

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев