Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ел үзеннән соң матур эзләр калдырып, узып бара

    2020 ел аксубайлыларда якты, уңай вакыйгалар белән истә калачак.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Бөтенесенә бер Бөек Җиңү» дип исемләнгән җирлекара эстафета онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Анда районның барлык авыллары халкы катнашты. Авыл сәхнәләрендә ил тарихында иң фаҗигале еллар вакыйгаларын торгызу чын-чынлап югары башкару дәрәҗәсендә узды һәм шуның белән бергә халыкны мөһим патриотик тема белән берләштерде.

    Районда эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр фестивале узды. Аксубай республиканың Кама аръягы зонасыннан 1150 яшь башкаручыны кабул итте, республика «күгендә» «яңа йолдызчыклар» кабынуы шаһиты булды. Район фестивальне оештыру өчен югары бәя алды.

    Җәй дәвамында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру актив алып барылды. Район үзәгендә 14 күп фатирлы йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелде, финанслауның гомуми күләме 36 миллион сум тәшкил итте.

    Районның төп мәйданында, пандемиягә карамастан, Җиңү Парады үтте, анда Көнбатыш гаскәрләр төркеме сугышчылары тигез саф булып атлады; Мәңгелек ут янында совет солдаты хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

    Бу елны Аксубай универсаль технологияләр техникумын ремонтлау эшләре тәмамланды, ул чын мәгънәдә иң югары бәяләмәгә лаек. Ремонтка 45 млн. 600 мең сум акча кертелгән.

    Сөнчәле мәктәбе тирәлегендә универсаль баскетбол-волейбол спорт мәйданчыгы ачылды. Беренче тупны кәрзингә ТР Спорт министры РТ Владимир Леонов үзе кертте.

    Капиталь ремонттан соң Яңа Дума авылында тантаналы шартларда мәчет ачылды, ул район һәм республикадан бик күп кунакларны җыйды, алар арасында ТР министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре бар иде. Мәчетне һәм аның тирәлеген нигезле төзекләндерү эшләрен, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Агроинвест» УК генераль директоры Рәис Сөләйманов һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның финанс ярдәме белән, Казан төзелеш компаниясе, архитектор Алмаз Саматов башкарды.

    Аксубайның Мазилин урамында яңа объект – яр буе пәйда булды. Әлеге урын танымаслык булып үзгәрде: үзенчәлекле формадагы күперчекләр, амфитеатр төзелде, ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылды. Хәзер ул аксубайлыларның яратып ял итә торган урыны. Мазилин урамында яр буен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

    Ирле-хатынлы Василий Воронин һәм Елена Шугаеваның тикшеренү эше «Татарстан Республикасында рус халык бәйрәмнәре йолалары» дип аталган җыентыкка кертелде. Анда алар Түбән Баланда мисалында Николай кыш тәхет бәйрәме турында бәян итәләр.

    Район халкы Республика көнен, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Аксубай районы оешуга 90 ел тулуны зур истәлекле бәйрәм буларак билгеләп үтте. Күркәм йола буларак бу көнне районның иң лаеклы кешеләре «Аксубай районының Мактаулы гражданнары» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Бу елны районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары Вәлиҗан Җәлалетдинов һәм Петр Погодкин мактаулы гражданнар булдылар.

     Аксубай игенчеләре республикада беренчеләрдән булып бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләделәр. Гомуми ашлык суктыру 122,900 тоннадан артык тәшкил итте. Район буенча уртача уңдырыш – гектардан 32 центнердан артык, бу узган еллар күрсәткеченнән шактый югары.

    Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында 2020/2021 еллар циклыннан «умартачылык» компетенциясе буенча ТРның төбәк чемпионаты узды. АТУТның 4 курс шәкерте Николай Архипов 3 урынны алды. Савгач мәктәбе укучысы Илья Сафронов Казанда узган ТР Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) бәйгесендә «Агач эше» компетенциясе буенча 2 урынны алды. Безнең укучылар Татарстан данын киләсе Россия бәйгеләрендә яклаячак.

    Рус Кармәте халкы авыл янында урнашкан онытылган чишмәне казып, янәдән ачтылар. Планда – аны төзекләндерү.

    Аксубайда милли телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча республика семинар-киңәшмә узды, анда ТР Дәүләт Советыннан, республика министрлыкларыннан, ведомстволарыннан һәм Кама аръягы зонасының ун районыннан вәкилләр катнашты. Кунаклар районда телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек дәрәҗәсенә лаеклы бәяләделәр.

    «ТРның база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру» темасы буенча республика зональ семинары уңышлы узды. «Аксу Агро» ҖЧҖнең Сөтчелек комплексы мисалында кунакларга районда цифрлаштыруның ничек баруын күрсәттеләр.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: