Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ел әйләнәсе эш бетми

    Без юлдан барганда, күпме көч һәм тырышлык куелганын аңлап җиткермичә, юлчыларны ачуланып та куябыз, мактап та алабыз.

    Быелгысы сезонда ни рәвешле һәм кайда юл төзелүе хакында  безгә “Татавтодор“ ААҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин бәян итте.

    Эш күләме зур тәэсирләр калдырырлык.

    Тугыз километр озынлыгында Аксубай-Емелькино юлын төзү эшләре алып барыла. Эшнең смета бәясе – 290 миллион сумга якын. Быел  торбалар урнаштыру, җир катламын тотрыкландыру, вак ташлы-комлы катнашмадан нигез салу, асфальт катламының беренче өлешен түшәү планлаштырылган.

    2019 елда асфальт-бетон катламының икенче өлешен салу һәм юлны төзекләндерү эшләре дәвам  ителәчәк. 
    1,3 километр озынлыкта Аксубай-Федоровка автомобиль юлын ремонтлаячаклар, объектның смета бәясе – 31 миллион сумнан артык.

    Чистай-Аксубай-Нурлат трассасы ремонтланачак. Озынлыгы 3 километрдан артык тәшкил иткән участокта таушалган юл катламын кабаттан ремонтларга ниятлиләр.

    Муниципаль программалар буенча Төзүчеләр, Сөлчә (мәйданга кадәр) урамнарына, 8 Март урамыннан район үзәгенә килү юлына асфальт түшәлгән, смета бәясе – 20 миллион сумнан күбрәк. Бистәнең Золин, Октябрьнең 60 еллыгы, Терешкова, Ким, Шоссе (9 нчы йортка керү юлы), Мазилин (27 нче йортка керү юлы) урамнарының юл челтәрләре ремонтланган. Әлеге эшләргә 15 миллион сум акча тотылган.

    Яңа Аксубайның Үзәк урамы, бистәнең Пионер, Комсомол урамнары, Зур Кызыл урамы тыкрыгы, Карьер, Октябрьнең 50 еллыгы урамнары, Золин һәм Войков урамнары тыкрыклары тиешле торышка китерелгән. Эшнең смета бәясе – 20 миллион сум.

    Бу эшләргә тагын юлларны тәртиптә тоту – чокырлы ремонт, ярыкларны ямау, юл яны территорияләреннән үләннәрне чаптыру эшләрен дә өстәсәң... Бер сүз белән әйткәндә, юлчыларның елның бөтен фасылында да эшләре җитәрлек.

    Үзебездә җитештерелгән асфальт

    – Асфальтны сыйфатлы чималдан – ныклы вак таштан, баетылган комнан, минераль порошоктан, юл битумыннан җитештерәбез, – дип сөйләде асфальт-бетон заводы прорабы Җәмил Зәйнуллин. – Заводның җитештерүчәнлеге сәгатенә 240 тоннага кадәр.
    Асфальт-бутагыч җайланмасы операторы  Николай Макаров (рәсемдә) заводта дистә елдан артык эшли.

    Иң зур байлык – кешеләр

    – Бездә нык ихтыярлы, сыналган кешеләр хезмәт куя, – дип сөйли Фәнис Сафин,  – чөнки алар юлларны үзләре, балалары, туган төбәкләре өчен төзиләр. Юл төзелеше эше юл салуда кулланылган төрле төр техникалар катнашуын таләп итә.

    Бу экскаваторлар, бульдозерлар, грейдерлар, үзбушаткычлар, асфальтҗәйгечләр, тигезләгечләр һ.б. Иртәнге сәгать алтыда техника эш участоклары буенча  чыгып китә. Эшчеләр бригадасы иртәдән кичкә кадәр 12 сәгатьтән дә артыграк эшли.

    Тәҗрибәле юлчылар белән беррәттән яшь белгечләр дә хезмәт куя. 
    Җитештерү базасы территориясе алты гектар мәйдан били. Монда административ бина, ремонт мастерскойлары, гаражлар, асфальт-бетон заводы, складлар һәм башка ярдәмче корылмалар урнашкан.

    Территориядә, эш урыннарында чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Һәркем, аеруча да хатын-кызлар, территорияне ямьләндерүгә үз өлешләрен кертәләр. Юл участогы территориясе һәм керү юлы аерым дизайн белән эшләнгән чәчәк түтәлләре белән бизәлгән.  Кышын да биредә кар сыннары күз явын алырлык була.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: