Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ел судьясы булып танылды

«Россия судьялары берләшмәсе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында ел судьясы» бәйгесенә йомгак ясады.

Бәйге лауреатлары арасында бу исемгә Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Фәнзилә Фәхертдинова лаек булды. Аксубай судьясын диплом белән генә түгел, Россия судьялары берләшмәсе медале белән дә бүләкләделәр.

Фәнзилә Динислам кызы менә 19 ел инде Аксубай районында гадел хөкем итүне башкара, Ул Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары институты булдыруның чишмә башында торды. Һәм бу еллар агымында судья адресына бер генә дәгъва да, кабул ителгән карарларга бәйле бер генә шикаять тә килмәгән.

Аның хезмәте төрле елларда ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, ”Россиядә Суд реформасына 150 ел» медале белән билгеләп үтелүе очраклы түгел.

– Синең хезмәтеңне күрәләр, бәялиләр икән, бу бик тә күңелле, ул чакта тагын да нәтиҗәлерәк эшлисе килә, – дип билгеләп үтте Фәнзилә Динислам кызы.

Шуңа да карамастан, судья әйткәнчә, бүләк барыбер аның өчен көтелмәгән хәл булды, ә аның зур өлеше – бөтен коллектив казанышы.

– Гадел хөкем итү – бик җаваплы эш. Аны тулысынча үзләштерү мөмкин түгел. Судья нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Акыллы, игътибарлы, сабыр, гадел, һәм, әлбәттә инде, кешелекле булырга кирәк, дипсаный Ел судьясы. – Судья өчен иң авыры – эмоцияләргә бирелмәү, гадел булып кала һәм законлы карар кабул итә белү. Ә кеше тормышта нинди генә эш башкарса да, ул, барыннан да элек, үз эшенең чын остасы булырга, үз эшен яратырга һәм бәяләргә тиеш.

Фото: Фәнзилә Фәхертдинова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев