Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ел хатын-кызы» конкурсыннан: Аксубай меценаты гөмбәдә бизнес алып бара, ә үзмәшгуль, кадакта басып торып

Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зональ этабы узды.

Анда төрле номинацияләрдә барлыгы 27 катнашучы тәкъдим ителде. Аксубай районы данын Иске Үзи авыл мәдәният йорты мөдире Елена Айдова, үзмәшгульле Александра Прохорова һәм КФХ башлыгы Анатолий Самаренкин якладылар.

Елена 31 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, 19 ел дәвамында үзенең чыгышлары белән район халкын гына сөендереп калмыйча, аның чикләрендә дә билгеле булган «Палан» вокал коллективына нигез салучы да, аның җитәкчесе дә булып тора. «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә чыгыш ясап, ул жюрига театральләштерелгән күренештә һөнәргә ничек килүе, мәдәният хезмәткәре хезмәтенең һәр кеше тормышында ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Ә үзенең чыгышын Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, сугыш чоры җырын башкарды.

Анатолий Самаренкин районны «Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат» неоминациясендә тәкъдим итте. Район халкы бу искитмәле кешедә күпме зирәклек, кешелеклелек һәм үзен тәрбияләп үстергән җиргә карата тугрылык сыйфатлары булуын яхшы белә. Ул гади авыл малаеннан мелиорация министрына кадәр юл узды. Хезмәт биографиясенең зур өлешен КамАЗга биргән, ул анда җитәкче постлар биләгән. Һәм шушы еллар дәвамында Анатолий Константинович гомере дәвамында Аксубай җиренең тугры улы булып калды. Аның тырышлыгы белән туган авылы Иске Мокшино юлына асфальт түшәлде, ул часовня, чиркәү, балалар мәйданчыгы төзелешендә, зират коймасын яңартуда, ачлык корбаннарына мемориал һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә стела куюда, чишмәне төзекләндерүдә меценат булды. Авылда гөмбә үстерү цехын ачып, эш белән тәэмин итү проблемасын өлешчә хәл итте.

Республика җитәкчелеге Анатолий Константиновичның хезмәттәге казанышларын югары бәяләде һәм бәяли. Аның бүләкләре – «Почет билгесе» ордены һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медале шул хакта сөйли. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Самаренкинны болай дип тасвирлады: «Чуаш милләтенә хас хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек сыйфатлары Анатолий Самаренкин холкында аеруча ачык һәм көчле чагылыш таба. Бәяләүнең объективлыгы безнең уртак эшчәнлек вакыты белән расланган».

Кызганычка каршы, Анатолий Константинович конкурска бара алмады, әмма район хатын-кызлар советы меценатның игелекләре, Татарстан Автономияле Социалистик Республикасын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләп, аны читтән торып тәкъдим итте.

Аксубай районын «Бизнес леди» номинациясендә тәкъдим иткән тагын бер катнашучы – үзмәшгуль Александра Прохорова интернетта бизнес төзи. Дүрт минутлык видеотасмада ул, кулында дүрт айлык сабые булган әнигә эшчәнлекнең яңа юнәлешендә ничек акча эшләп булуы, өч ел эчендә гаиләне тәэмин итү өчен ирек һәм бәйсезлеккә ничек ирешүе һәм шулай ук мохтаҗларга – авыруларга, балалар йортларына, хайваннар өчен приютларга финанс ярдәме күрсәтүе турында сөйләде. Бу вакытта ул кадаклар өстендә басып торуын дәвам итте һәм телефонда өзлексез эшләде.

Конкурста катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Елена Айдова билгеләп үткәнчә, ул конкурста катнашып бәя биреп бетергесез тәҗрибә туплаган – чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле, эчтәлеге ягыннан гына түгел, костюмнар һәм декорацияләрнең төрлелеге белән дә бай иде.

Ә Александра Прохорова фойеда чыгыш ясаганнан соң, аны кадакта басып торырга теләүчеләр әйләндереп алды. Ул бизнес алып бару тәҗрибәсе белән дә, уңышлы бизнес-леди булуда ярдәм иткән медитация серләре белән дә бик теләп уртааклашты.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев