Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Экспертлар советы хуплады

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшен ачарга теләгән гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советы утырышы узды.

Мәшгульлек үзәге, икътисад бүлеге, Эшкуарлар берлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган Экспертлар советы эшмәкәр Дмитрий Макаровның бизнес-планын карады.

Күптән түгел яшь кеше газ җиһазлары операторына укулар узган һәм бу өлкәдә бизнес төзергә ниятли.

– Мин Аграр институтта укыйм. Институтны тәмамлагач, машина сатып алырга, өй салырга һәм гаилә корырга җитәрлек акча эшли алу мөмкинлеге булмавын аңлыйм. Хәзер бер генә кыз да 20-30 мең сумнан да аз хезмәт хакы алып эшләүче кеше белән мөнәсәбәтләр булдырырга теләми, – дип саный егет.
Дмитрий Аксубай районы халкы өчен тәкъдим ителә торган хезмәтләргә ихтыяҗны исәпкә алып, үз эшен үстерүгә үзенең бизнес-планын уңышлы яклады. Экспертлар советы аның яхшы ниятен хуплады.

– Дәгъва кылучы Татарстан Республикасы бюджетыннан үз эшен оештыруга 147 мең сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Үз эшен ачу теләге, максаты һәм планы булган һәркем дәүләттән ярдәм ала ала, – дип билгеләп үтте район Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Иван Маклаков.

2021 елда шәхси эшмәкәр сыйфатында эш урыны булдыру өчен Мәшгульлек үзәге аша «Үзмәшгуль» программасы буенча Аксубай районыннан өч эшсез граждан дәүләттән финанс ярдәме алган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев