Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Экспертлар смартфон эшен тизләтүнең гади ысулын атадылар

Смартфонның җитештерүчәнлеген тиз һәм гади генә тизләтеп була. Моның өчен начар сыйфатлы фоторәсемнәр кебек артык «чүп-чар»ны бетереп атырга кирәк.

Бу хакта "Аваст" компаниясе тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кулланучылар үз смартфоны хәтерендә меңгә якын фотография саклый, аларның 22 процены начар сыйфатлы: кара фонлы яки кабатлана торган фотосурәтләр. WhatsApp мессенджерында гына да кулланучыларның уртача алганда 292 сурәтләре саклана, шуларның 86сы скриншот.

"Кирәкмәгән сурәтләрне даими рәвештә бетереп ату гадәте - сезнең җайланманың югары эшкә сәләтлелеген саклап калуның тиз, гади һәм бушлай ысулы", - дип билгеләп үтте Avastның Россиядәге һәм БДБ илләрендәге вәкиллеге башлыгы Алексей Федоров.

Үз смартфоннарында фотографияләрне 25-44 яшьлек кулланучылар аеруча да күп саклый, шул ук вакытта хатын-кызлар 24 процентка күбрәк фото төшерә. Федоров моны бу яшь категориясе арасында үз балаларының очраклы фотографияләрен дә бетерергә теләмәүче, шулай ук телефон хәтерен даими чистартып торырга вакытлары булмаган актив эшләүче кешеләрнең дә күп булуы белән аңлата. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев