Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эксперт пенсионерларның торакны бүләк итү килешүе төзүенең куркыныч булуын искәртә

«Үз иминлегеңне кайгырту өчен иң ышанычлы ысул — васыять язу», — ди юрист Иван Соловьев.

Экспертлар фикеренче, өлкән яшьтәге кеше милеген бүләк итү килешүенә имза куеп, тораксыз калу ихтималы бар.

«Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына күчемсез милеген туганнарына биргәндә бүләк итү килешүе төзи. Килешүгә имза куйганда пенсионерлар гомер азагына кадәр шушы торакта яшәрбез дип уйлый. Ләкин планнар чынбарлык белән һәрвакытта да туры килеп бетми, бүләк ителгән фатирга ия булу белән туганнар үзгәреп куярга мөмкин», — ди Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бүләк итү килешүен имзалагач, кешенең ул фатирга бернинди дә хокукы калмый», — ди юрист.

Бүләк итү килешүе бик сирәк очракларда, яңа хуҗа бүләк итүчегә физик зыян китергәндә генә, үз көчен югалтырга мөмкин.

«Суд закон буенча эш итеп, элеккеге хуҗалар торакта теркәлгән булса да, карарны алар файдасына чыгара алмый», — диде эксперт.

Аның сүзләренчә, суд элеккеге хуҗаның бүләк ителгән фатирны куллану вакытын гына билгели һәм яңа хуҗаны яшәргә яраклы башка төрле милек алып бирергә мәҗбүр итә ала.

«Үз иминлегеңне кайгырту өчен иң ышанычлы ысул — васыять язу. Суд бүләк итү турындагы карарны кабаттан караган яисә альтернатив торак мәйданы алып бирергә хөкем чыгарган очракта да пенсионерны күченү белән бәйле уңайсызлыклардан беркем дә саклап кала алмый», — ди Соловьев.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев