Аксубаево
  • Рус Тат
  • Экологиягә берни дә янамасын өчен

    Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Айрат Шиһапов гражданнарны кабул итте.

    Экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүдә Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов та катнашты.

    Аксубайлылар экология министрлыгы вәкилләренә проблемала мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда чүп контейнерларына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде, аларга пыяла, кәгазь һәм пластик калдыкларын бергә ташлыйлар. Чүпне эшкәртүгә җибәреп, чималның төрле төрләрен алу өчен аны аерым җыюны оештыру мөмкинме?

    – Әлеге мәсьәлә республика сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм кызыксынган ведомстволар тарафыннан тикшерелә, – дип җавап бирде Айрат Шиһапов. – Киләчәктә чүп-чарны аерым җыю һәм бер үк вакытта сортларга аеру станцияләре эше гамәлгә ашырылачак.

    Санкциясез чүплекләргә бәйле мәсьәлә дә күтәрелде. Кызганыч, бу район өчен баш бәласы темасы. Мондый күренешкә каршы ничек көрәшергә? Бистә советының кагыйдә бозучыларны нәкъ менә чүп ташлаган вакытта эләктерү өчен техникасы юк. Еш кына алар җәзасыз кала. Территориаль идарә вәкилләре фототозак урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле табигатьне көнкүреш калдыклары белән пычратучы гражданнарны киләчәктә үз гамәлләре өчен җәза көтә.

    Аксубайлыларны борчыган мәсьәләләр арасында – район үзәгенең аерым территорияләренең сазлануы. Экология министрлыгы вәкиле очрашуда катнашучыларга хәлдән чыгуның бөтен моментларын аңлатты.

    Гражданнарны кабул иткәнчегә кадәр, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин озаутында министрлык вәкилләре Аксубай май заводында булдылар, эшкәртү калдыкларын чыгару системасында кагыйдә бозуларны бетерүгә бәйле хәл белән таныштылар. Күргәннәргә уңай бәя бирделәр.

    – Предприятиедә чистартуның яңа баскычлары җайга салына, – диде Айрат Шиһапов. – Эш планлы рәвештә алып барыла, дәгъва юк.

    – Аксубай районында чистарту корылмалары яхшы хәлдә, – дип белдерде Рәфис Әхмәтҗанов. – Үзгәртеп корылганнан соң без хәтта монда, башка район вәкилләре аксубайлылар эшен үрнәк итеп алсыннар өчен, семинар да үткәргән идек. Киләчәктә дә, әйләнә-тирә мохиткә берни дә янамасын өчен, без барыбыз да – экологлар, хакимият структуралары һәм битараф булмаган гражданнар үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: