Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Экология» илкүләм проекты: Татарстан урманнарын саклауга 200 млн сум тотылачак

2019 елда республика урманнарын саклауга федераль бюджеттан 121 миллион сум бүленгән булган.

Бу хакта "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты — урманнарны саклау һәм арттыру.

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.

Быел республикада 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.

Фото: Солтан Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев