Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Экология дуслары - китапханәдә

Аксубай үзәк китапханәсендә “Минем планетам” исеме астында экология квесты үтте.

Анда Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары катнашты. 

Китапханә хезмәткәрләре әлеге чараны “Чисталык булачак” Яшьләр экология хәрәкәте активистлары белән берлектә оештырдылар. Квестта катнашучыларга биш тукталышны узарга кирәк иде.

“Контейнер” тукталышы чүп-чарны сортларга бүлү буенча гамәли биремнәрне үз эченә алган иде. “Билге” дә – юл билгеләрнең нәрсә аңлатканын төгәл әйтеп бирү таләп ителде.

“Табышмаклар” да – катнашучыларның “эко-эрудицияләрен” тикшереп карадылар. “Үз туган ягыңны ярат һәм бел!” тукталышында туган ягыбызга бәйле сораулар каршы алды. Иң күңелле тукталыш – “Эко-бию” дә дәртле биюләр тамаша кылынды. Һәр команда биремнәрне актив үтәп, беренчелекне алырга омтылды.

Экоквест  “Чисталык булачак”  яшьләр экология хәрәкәтенең эшен яктырткан презентацияләр карау белән төгәлләнде. Кызыклы уеннардан соң  бүләкләү өлеше булды. Студентлар уенда катнашып яхшы кәеф һәм күп  файдалы мәгълүматлар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев