Экофестиваль һәм 100 еллык
Районның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы икенче атнада берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үтәчәк.
17 сентябрьдә китапханәнең100 еллыгын билгеләп үтәчәкләр, ТР урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев истәлегенә V экология фестивале дә шул ук көнгә билгеләнгән. Бәйрәм берьюлы ике мәйданчыкта колач алачак – Гуляев скверенда һәм китапханә алдында. Фестиваль кысаларында берьюлы берничә мәйданчык эшләячәк – «Көзге төсләр», «Эко-алан», «Самавыр җәннәте», «Эко-эшләнмәләр» һ.б.
Юбилей фестивален оештыручылар әлегә бөтен серләрне дә ачып бетермиләр. Китапханә каршындагы территория китапханәнең 100 еллыгына багышланачак. Зур күргәзмә оештырыла – район үзәк китапханә системасы эволюциясе әзерләнә: китап укучылар йортыннан алып бүгенге көнгә кадәр, шулай ук «Укыйбыз һәм иҗат итәбез» дип исемләнгән эшләр күргәзмәсе. Бәйрәмдә китапханәчеләр мастер-класслар, уен мәйданчыклары, ачык һавада музей, күпсанлы фотозоналар оештыралар. Чарага килүче кунакларны зур концерт программасы көтә. Бәйрәмгә район халкы һәм кунаклар чакырыла. Башлана 13.00 сәгатьтә
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев